-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
“Ак чәчәкләр кебек” премьерасының төп үзенчәлеге - авторында Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 сезонның бишенче премьерасын тәкъдим итә.
-
КЫЯМОВЛАР МИЛЛИ ГОРУРЛЫК УЯТА ТОРГАН ПРОГРАММА ӘЗЕРЛӘГӘН 13 март көнне Тукай районының Сәмәкәй авылында җырчы, халыкара конкурслар лауреаты Сөмбел һәм актер, журналист Идел Кыямовлар музыкаль-шигъри кичә оештыра.
-
ТӨРКИЯ ЖУРНАЛЫ ҺАДИ ТАКТАШ ТУРЫНДА ЯЗА Төркиядә татарның күренекле шагыйре Һади Такташ турында әтрафлы мәкалә дөнья күрде.
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
-
SMM буенча онлайн-курслар башланып китте Программа гамәли биремнәрдән һәм лекциядән тора.
Карантиндагы Татарстанлылар өчен - Ярдәм итү порталы
Yardam.ru - ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы югары технологияләр өлкәсендәге "ИТ-парк" технопаркы командасы белән берлектә әзерләнгән проект.
Yardam.ru сайтындагы мәгълүмат төрле ихтыяҗга карап (әзер ризык, азык-төлек продуктлары һәм даруларны өйгә китерү, психологик ярдәм, федераль һәм республика кайнар элемтәсе, белем бирү ресурслары, өйдән торып эшләү, бизнес һәм дәүләт белән онлайн-хезмәттәшлек өчен сервислар) төркемләнгән.
"Безнең белән мондый хәл булганы юк иде әле. Барыбыз да тормышыбызны ничек уңайлырак итәргә һәм дәүләт моның өчен нәрсә эшли алганы турында уйлана. Шунлыктан бүген үзеңне ничек тотарга, нәрсә эшләргә, кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турындагы мәгълүмат аеруча мөһим", - ди министр.
Yardam.ru сайтында коронавирус хакындагы сорауларга җаваплар, бүгенге вазгыятьтә уңайлы яшәү өчен файдалы сервислар, киңәшләр һәм соңгы яңалыкларны тупланган. "Без тәкъдимнәр каталогын даими киңәйтергә ниятлибез һәм республика халкын, кече бизнесны бу эштә актив катнашырга чакырабыз», - дип искәртте ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.
"Безнең команда республиканың 7 яңа суперсервисын ("Мин төзим", "Мин - әни", "Минем сәламәтлек", "Мин - гражданин", "Минем субсидияләр", "Мин – мәктәп укучысы" һәм "Минем күзәтүче") булдыру юнәлешендә эшен дәвам итә. Алар быел эшли башлаячак», - диде ул.
Хәзерге вакытта Yardam.ru сайтында 140тан артык сервис тәкъдим ителгән, аларның 70тән артыгы – азык-төлек продуктлары һәм әзер ризыкны өйгә китерүгә кагыла. Татарстанның товар белән тәэмин итүчеләре һәм хезмәт күрсәтүчеләре (моңа шәхси һәм дәүләт учреждениеләре дә керә) барлык блокларда да бар. Yardam.ru порталына кушылу өчен сайтта мөмкинлек каралган. Тәкъдимнәрне yardam@tatar.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.
"Татар-информ"
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз