-
СУПЕР-ФИНАЛИСТНЫ 1 МИЛЛИОН СУМ КҮЛӘМЕНДӘ ТӨП БҮЛӘК КӨТӘ «Яңа моң» Халыкара бәйгесенә гаризалар кабул итү төгәлләнгән. Бәйгегә 7 илдән барлыгы 800 гариза килгән. Алар арасыннан 50 иң яхшы кандидатны сайлап алып, Уфага чакырачаклар, дип яза «Башинформ» агентлыгы проектның җитәкчесе Элвин Грейга (Радик Юльякшин) сылтама белән.
-
ВИДЕО: Татар театрына килгән тамашачыга көтелмәгән, бәлки бераз уңайсыз сораулар Блогер Алсу Хафиз исә сәхнә артында булып кайтты.
-
АЧЫК УНИВЕРСИТЕТ ҺӘМ ТАТАР КИТАБЫ ЙОРТЫ ЛЕКТОРИЙЛАР ЦИКЛЫНА ЧАКЫРА Курслар һәм пәнҗешәмбе һәм җомга көнне 17:00да Татар китабы йортында узачак.
-
«TATAR СҮЗЕ» БӘЙГЕСЕНЕҢ I ТУРЫ ТӘМАМЛАНДЫ! Жюри әгъзалары бәйгегә тәкъдим ителгән 4000 гә якын язманың 335ен II турга сайлап алдылар. II турга узган конкурсантларның язмалары жюри тарафыннан февраль башында каралачак.
-
Моргенштерн ресторанда ничә сумга ашый? "Сәлам хәерчеләргә!" — дигән музыкант роликта.
-
71 яшьлек бабайга бензин сибеп, ут төрткәннәр... Имгәнгән ир-ат хастаханәдә берничә көн яткач, вафат булган.
-
Авариядә имгәнгән кызның телен теккәннәр Имгәнгән хатын Яңа ел бәйрәмнәрендә реанимациядә була, аннары аны палатага чыгаралар. Хәзер аңа озак вакыт реабилитация таләп ителә.
-
САК БУЛЫГЫЗ: Юлларда көчле бозлавык 27 гыйнвар Казанда 1 градустан 3 градуска кадәр салкын көтелә
Карелия һәм Татарстан лидерлары очрашуы кайтавазы: Казанда Карелия киносы көннәре
Мәгълүм булганча, 14 майда Казан кирмәнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Карелия Республикасы башлыгы Артур Парфенчиков очрашты. Ике республика арасында 2014 елның 17 июленнән бирле сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешү гамәлдә булды, шулай ук быел февральдә «Сочи-2019» Россия инвестиция форумында Татарстан һәм Карелия Республикасы Хөкүмәте арасында 2019-2021 елларга сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы Килешүне гамәлгә ашыру чаралары планы имзаланган иде.
Бу юлы Казанда узган очрашуның максатларын тәгаенләп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Төбәкләр бер-берсен тулыландырырга тиеш. Без юл картасында планнарыбызны җентекләп яздык, әмма аларны тагын да тәгаенләргә телибез», – диде.
Төбәкләрнең үзара тауар әйләнешен арттыру, тәҗрибә алмашу турындагы күпсанлы планнар арасында мәдәни багланышлар аерым урын алып тора. Моңа мисал буларак, май аенда ук Казанда Карелия киносы көннәрен үткәрү каралган.
Карелия кинематографистлары 23- 25 май көннәрендә респубикада төшерелгән 4 нәфис һәм 3 документаль фильм тәкъдим итәчәк.
Нәфис фильмнар программасы:
1.«Ананас» драмасы (реж. Владимир Рудак, 2016 ел, 98 минут, 12+).
2. «Банкадагы кеше» комедиясе (реж. Иван Кульнев, 2012 ел, 62 минут, 16+).
3. «Соңгы романтик» комедиясе ( реж. Иван Кульнев, 2017 ел, 62 минут, 12+).
4. «Акча» криминаль драмасы (реж. Александр Хаакан, 2018 ел, 28 минут, 18+)
Документаль фильмнар программасы:
1. «Кара Ламбыдан романтик» (33 минут, реж. Юлия Потахина, 12+).
2. «Егоровна» (20 минут, реж. Татьяна Лунгина, 12+, карел телендә урысча субтитрлар белән).
3. «Кошлар җыры» (17 минут, реж. Юлия Потахина, 12+).
Әйтергә кирәк, әлеге фильмнар инде зур экраннарда күрсәтелеп, Карелия тамашачысының уңай бәясен алган.
Татарстанда Карелия киносы көннәре” “Татаркино” берләшмәсенең “Мир” кинотеатрында үткәрелә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз