-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
Чаллыда йөртүчесе үлгән машина алты машинаны бәрдергән «Мерседес» шоферыннан тыш, зыян күрүче булмаган.
-
СТРЕСС БЕЛӘН КӨРӘШҮ ЫСУЛЛАРЫ Бу вакытта адәм баласы үз-үзен эчтән ашый, гел тискәре уйлый, үз-үзеннән һәм якыннарыннан шикләнә башлый. Стресс организм өчен бары тик тискәре йогынты ясый. Күп кенә авырлуарның нигезендә стресс ятканын да һәркем белә.
-
«Проза» һәм «Әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча Шәриф Камал исемендәге әдәби премия булдырылды Шәриф Камал айлыгы гыйнвар-февраль аенда әле дәвам итәчәк һәм аның туган көнендә – 27 февральдә төгәлләнәчәк.
-
«ТЕШ - ОРГАНИЗМ КӨЗГЕСЕ» - табиб киңәшләре Табиб киңәшләрен укыйк әле, бик файдалы!
"Карга боткасы" нинди бәйрәм?
Халкыбызның элек бик популяр булган, зурлап, күңелле итеп үткәрелгән язгы бәйрәмнәренең берсе - Карга боткасы.
Борын-борын заманда кеше язның ничек килгәнен булганын белмәгән. Ямьле, матур язны җылы яклардан каргалар алып килә дип ышанганнар. Чөнки яз көне март азакларында каргалар кайтканда яз җиткән. Шуның өчен карлар эреп ташулар киткәч, көртләр кимегәч, кырларда җир ачыла башлагач, халык зурлап, чәчүләр алдыннан ел мул, ашлык күп булсын өчен дип бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар.
Бу көнне һәркем, матур итеп киенгән, балалар өйдән-өйгә йөреп күчтәнәч җыйган. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләгән. Халыкны бәйрәмгә чакырган. Шулай авылны урап үткәннән соң, ярма, май, сөт алып, табигатьнең иң күркәм җиренә-кардан ачыла башлаган су буйларына, кырларга яки тау битләренә җыелганнар. Учак тергезеп, казан асканнар, ботка пешергәннәр. Ботка пешкәнче, төрле уеннар уйнаганнар, җырлар җырлаганнар, такмаклар әйтешкәннәр. Аннан соң, бергәләп, ботка ашаганнар. Каргаларга да өлеш чыгарылган. Бүгенге көндә дә кайбер илләрдә, мәсәлән Төркиядә тау битләренә яз җиткәч кошларга ашарга ашлык сибелә. Ләкин бу инде Карга боткасы дип аталмый. Төркиядә кош-корт, җәлекләр, кошларга карата хөрмәт зур. Безнең илебездә, мөселманнар күп булган җирдә кошлар да ач булмасын диләр анда.
Бездә бу бәйрәмне җырлар биюләп үткәргәннәр. Теләсә нинди бәйрәмгә хас булган келәү-теләүләр әйткәннәр, җирдән муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык, табигатьтән бәрәкәт, илгә туклык теләгәннәр. Җаннары-тәннәре белән кояшлы җылы көннәрнең тизрәк килүен, язгы ташуларның тизрәк агып китүен көткәннәр.
"Кояш, кояш, чык! Чык!
Майлы ботка бирермен!
Майлы ботка казанда
Алтын кашык базарда." - дигән җырны күпчелек кеше ишеткәндер. Бу Нәүрүздә җырланган җыр булган.
"Карга боткасы” йоласы бик борынгы заманнардан ук килә. Төркиләр тәңрегә табынган вакытлардан ук. Бу бәйрәм турында сөйләсә сөйләсә фән кешесе, озак еллар Фольклор үзәге директоры вазыйфасында эшләгән Фәнзилә Җәүһәрова яхшырак сөйли.
Видеоны "Әлбәттә" ютуб каналы әзерләде. Видео каналга язылырга онытмагыз!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз