-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
Сәер үлем: Татарстан вахтовиклары Пермь өлкәсендә вагон-өйдә һәлак булган Ир-атларның мәетләрен вагон-өйдә тапканнар.
-
«Әкият» курчак театрында «Мырау батыр» спектаклен куячаклар. Беренче тапкыр! «Әкият» курчак театрында беренче тапкыр Нәкый Исәнбәтнең «Мыраубай батыр» әсәре буенча спектакль куярга ниятлиләр.
-
КАСТИНГ: «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча төшереләсе фильмга актерлар сайлыйлар «Татаркино» оешмасы генераль директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова социаль челтәрләр аша кастинг булуы хакында хәбәр итә.
-
ҺАВА ШАРТЛАРЫ НАЧАРЛАНА БАШЛЫЙ Иртәгә Татарстан территориясендә томан төшәчәк.
Кариев исемендәге театр Башкортстан тамашачысы алдында имтихан тотачак

“Башкортстан, көт, без киләбез!” дип вәгъдә итә кариевлылар театрның рәсми сайтында һәм “берьюлы 5 иң әйбәт спектаклен” алып килергә ышандыра.
Театр Уфада – М.Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында, Туймазыда – Туймазы дәүләт татар драма театрында һәм Шаран район Мәдәният йортында 21-25 апрель көннәрендә чыгыш ясаячак. Тамашачыга ”Ләйлә вә Мәҗнүн”, “Кәҗүл читек”, “Без шундый театр төзербез” театраль тамашасы, “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” һәм баш режиссёр Ренат Әюпов юбилеена багышланган “Шәй-бү! Шай-бу!” спектакле тәкъдим ителәчәк. Нибары биш көн эчендә өч шәһәрдә (!) өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә төрледән-төрле спектакль күрсәтү – уен эш түгел, һәр сәхнәдә һәркөн саен – икешәр-өчәр чыгыш дигән сүз бу. Ләкин кариевлыларның сынатырга һич исәбе юк.
Шунысын да искәртик: театр директоры Гүзәл Рәмзил кызы Сәгыйтова – тумышы белән Башкортстан республикасының Шаран районы Түбән Заит авылы кызы. Шунысын да искәртик, “Кәҗүл читек”, “Шәй-бү! Шай-бу!” һәм “Без шундый театр төзербез” тамашасы – Гүзәл Сәгыйтова директор итеп билгеләнгәннән соң куелган премьералар. Димәк, яңа директор өчен бу гастроль – якташлары алдында үзенчәлекле имтихан да булачак әле.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз