Логотип Идель
Яңалыклар

Кариев театры: «Артистларны иҗади стресска кертергә уйлыйбыз»

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры яңадан-яңа тәҗрибәләр эшләве белән үз тамашачысына якын. Быел театр нәрсә белән шаккаттырмакчы һәм нинди проектлар әзерләү белән мәшгуль соң? Бу хакта матбугат конференциясендә сөйләделәр.

 Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры яңадан-яңа тәҗрибәләр эшләве белән үз тамашачысына якын. Быел театр нәрсә белән шаккаттырмакчы һәм нинди проектлар әзерләү белән мәшгуль соң? Бу хакта матбугат конференциясендә сөйләделәр. 

  Сүз 1-8 августта Кариев театрында узачак II нче "TAMGA" режиссерлар лабораториясе турында бара. Нәкъ менә иртәгәдән режиссерлар театр артистларын “иҗади стресска кертәчәк”.

Лабораториянең максатын театрның директоры Гүзәл Сәгыйтова шулай күрә:

-    Без барлык артистларыбызны (сүз уңаеннан, проектта барлык театр артисты да катнашачак) иҗади стресска кертеп карарга булдык.

Режиссерлар төрле мәктәп узалар, безгә дә яңа алымнар белән киләләр. Безнең максат Мәскәүдәге режиссерларны чакыру гына түгел, ә артисларыбызның яңа алымнар, кешеләр белән эшләп караулары.

Алым дигәннән, театрның баш режиссеры Ренат Әюпов та шундый фикердә:

-    Режиссер театрга нинди генә асыл, стиль, жанр алып килмәсен, ул аны артист тарафыннан тикшереп карый. Әлеге проекттан соң һәр артистның катнашасы килеп торырга тиеш.

   Лабораториядә катнашучы режиссерлар барлыгы дүртәү – Марфа Горвиц (Мәскәү), Павел Зобнин (Томск), Регина Саттарова (Казан), шулай ук бер эскизны “Asyl” I Бөтенроссия драматургия конкурсы нәтиҗәләре буенча Кариев театры яшь режиссеры Эльдар Гатауллин

  Әлеге режиссерларга театр актерлары турында мәгълүмат, фото һәм видеолар җибәрелгән инде, димәк, алар рольләрне дә үзләре бүләчәк. Ә эскиз материалларына килгәндә, быелгы лабориятори узган елгысыннан аерылып торачак – режиссерлар татар халык әкиятләре һәм авторлар язган әкият, мифология, риваятьләр белән эшлиячәк. Моның сәбәбен дә спикерларыбыз аңлатып үтте.

Ренат Әюпов:

-    Әкият – ул һәр халыкның әдәби мирасы. Әкият эчендә бик күп импровизация корырга, төрле стильдә эшләп карарга була. Шулай ук режиссерга эшләргә төрле мөмкинлек бирә. Ә читтән килгән режиссерлар әкият аша татар мохитен белә, үзене чыныктыра ала, ди режиссер.

Гүзәл Сәгыйтова:

-    Игътибар иткәнегезчә, репертуарда 0 + яшь чикләве бар. Балаларга соңгы тапкыр ике ел элек “Асыл кошы җыры” спектаклен чыгарган идек. Әти-әниләр тагын шундый стильдәге спектакль сорап, безгә мөрәҗәгать иттеләр. Без, әлбәттә, аларның фикеренә колак салып, әкиятләрне сайларга булдык. Аннан соң узган елгы формат ул бик дөрес формалашкан иде дип саныйм. Без ул вакытта 0+тан  18+ кадәр дип эшләдек.

Ә әкиятләрдән түбәндәгеләр сайланган:

   Марфа Горвиц “Камыр Батыр”, Эльдар Гатауллин Алексей Житковскийның “Бүре башлы кыз” әкиятен, ә Павел Зобнин “Падишах хатыны һәм Алтынчәч” эскизларын куячак.

  Регина Саттарова Г.Тукайның “Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш” шигъри әкияте буенча эскиз-бродилка тәкъдим итәчәк. Әлеге әсәргә алынуын ул бик ошаткан һәм уңай кабул иткән. 

-    Тукай әсәрләре белән беренче генә тапкыр эшләмим, шуңа ул миңа бик якын. Өстәвенә, татар телен дә өйрәнәм, камилләштерә алам, ди яшь режиссер.

Режиссерлар лабораториясендә куелган эскизларны карар өчен Мәскәү тәнкыйтьчеләре - Алексей Гончаренко һәм Андрей Пронин (Санкт-Петербург) чакырылган. 

   Шулай итеп, Кариевлылар ниндидер интригада - вакыйга көтәләр. "Иң мөһиме барыбыз да сәламәт булыйк!" - ди үзләре.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев