Логотип Идель
Яңалыклар

КАРИЕВ ТЕАТРЫ АРТИСТЫ ГӨЛНАРА АБИТОВАНЫҢ ЮБИЛЕЙ КИЧӘСЕ БУЛАЧАК

25 сентябрь 18:30 сәгатьтә Кариев театры бинасында Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Абитованың юбилей бенефисы булачак.

25 сентябрь 18:30 сәгатьтә Кариев театры бинасында Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Абитованың юбилей бенефисы булачак.

Абитова Гөлнара Әюп кызы
Татарстан Республикасының атказанган артисты (2009 ел).
Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы.
1970 елның 19 апрелендә Казан шәһәрендә туа.
1989 елда Казан театр училищесын тәмамлый.
Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында 1992 елның маеннан эшли.

Юбилей кичәсе программасында:
– спектакльләрдән өзекләр («Шәй-бу! Шай-бу!», «Мәхәббәт күгәрченнәре», «Ут чәчәге», «Гашыйк буласым килә», «Корт»)
– театр артистлары башкаруында татар халык җырлары, музыкаль номерлар. Театрыбыз артистлары Булат Гатауллин һәм Гөлназ Галимуллина иҗат иткән җырлар премьерасы: «Мин яшим» (Л.Хәбибуллина сүз., Б.Гатауллин көе), «Мәхәббәттә хата юк» (Г.Галимуллина суз., Б.Гатауллин көе) 
– котлаулар

   Татарстан Республикасының атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Нуриәхмәт Сафин: «Гөлнара безгә Островский урамына күченгәч, эшкә килде. Бик чибәр, бик сылу. Эшли башлагач, диплом спектакленең бер өзеген телевидениядән күрсәттеләр. Анда ул матур татар кызы булып киенеп, бер төркем кызлар белән, көянтә-чиләк асып, чишмәгә суга бара. Хәтеремә шул чагы уелып калды, аннан бергә уйный башладык. Мин аңа зур өметләр багладым. Үсте, дәрәҗәләргә иреште. Кеше буларак ул бик ярдәмчел, тыйнак. Ләкин һәрвакытта да аның үз фикере була: кешегә, әсәргә карата. Бөтен җирдә сыналган кыз, аңа бишле билгесен куябыз! Киләчәктә дә матур гына уйнарга язсын!»


Кариев театрының баш режиссеры, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган артисты Ренат Әюпов: «Гөлнара театрда булса, бәйрәм шикелле. Хәтта драматик рольләрне дә ул позитив яссылыкта тамашачыга җиткерергә тырыша. Спектакль куйганда каршылыклар-киртәләр туса, алардан да бәйрәм мөхите тудырырга сәләтле. Башкарган һәрбер роленең эчтәлеген нечкә тоемлый. Эшләү процессыннан ләззәт таба, беркайчан да зарланмый, чөнки  сәхнәдә аның эчке халәте ныграк ачыла, эмоцияләре ташып чыга».
 


Төп рольләре:
Куян – «Тозакка төшкән Аучы» (Н. Дәүли), Лилия – «Хыялдагы дөнья» (Ф. Галиев), Нурсәнә – «Беренче мәхәббәт» (Х. Вахит), Баян, Роза – «Оят төне» (Б. Мокаев, Н. Сафин тәрҗ.), Луиза – «Мәкер һәм мәхәббәт» (Ф. Шиллер, Г. Шамуков тәрҗ. ), Суфия – «Кырларым-тугайларым» (Т. Миңнуллин), Сәрвәр – «Башмагым» (Т. Гыйззәт либреттосы, Ж. Фәйзи муз.), Хәдичә – «Үп мине, Зәйтүнә!» (Н. Кәримова), Мәрьям – «Бер күрешү үзе бер гомер» (Ф. Яруллин), Марина – «Шау-шулы көн» (В. Розов; Ә. Хәйри тәрҗ.), Санфирова, Руднева – «Кызлар-йолдызлар» (Ш. Рәкыйпов, Ф. Хәбибуллин инс.), Питт – «Кояш нуры» (А. Попеску; Р. Яппарова тәрҗ.), Нечкәбил – «Борын-борын заманда» (Аманулла), Кар кызы, Зөһрә – «Кар кызының бәхете» (Г. Гыйлманов), Марианна – «Тартюф» (Ж.-Б. Мольер; Н. Исәнбәт тәрҗ.), Аппаксылу – «Гүзәл Аппаксылу» (Р. Сәгъди), Барби – «Иске курчакларда Яңа ел» (Р. Сәгъди), Миләүшә – «Кыю кызлар» (Т. Гыйззәт), Тәмлетамак – «Гашыйк буласым килә» (Т. Миңнуллин), Зәринә – «Амазонка һәм Айдар» (И. Зәйниев), Регана – «Король Лир» (В. Шекспир; Н. Исәнбәт тәрҗ.), Ида Борисовна – «Умырзая» (Р. Харис), Алмабану – «Ничек миллионер булырга?» (М. Гыйләҗев), Бьанка – «Тискәрегә авызлык» (В. Шекспир; П. Мелкова, Зөлфәт тәрҗемәләре), Биембикә – «Җиде кыз» (Н. Исәнбәт), Сәрия – «Нигез ташлары» (Т. Миңнуллин), Эсэс (Серафима Семеновна) – «Казан ятиме» (Р.Зәйдулла), Алена – «Super Светофор» (Аманулла), Юха – «Айрыз батыр» (Р.Әюпов, Р.Зәйдулла), Хәдичә – «Артист» (Р.Зәйдулла), Рәйсә Идрисовна – «Мәхәббәт күгәрченнәре» (В.Гуркин, тәрҗ. Х.Ибраһим); Миләүшә Бариевна – «Ут чәчәге» (З.Хөснияр); Ландыш – «Шәй-бу! Шай-бу! » (К. Кәримов); Поши – «Питер Пэн» (Дж. М. Барри, Р. Нәҗмиев инсц.), Мәймүнә – «Корт» (Ф. Галиев). 
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев