Логотип Идель
Яңалыклар

Кариев театры яңа сезонын ачты, тик серен ачып бетермәде...

2019 елның 3 октябрендә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры үзенең 32нче сезонын ачып җибәрде.

2019 елның 3 октябрендә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры үзенең 32нче сезонын ачып җибәрде.

Театраль сезон ачылышына килгән һәрбер тамашачыны театрның зур коллективы, җитәкчелек белән берлектә, җылы итеп фойеда сәламләде. Әлеге дустанә атмосфера театрда тамашачыны ни дәрәҗәдә хөрмәт итүләрен, көтеп алуларын күрсәтә. Шунда ук, фойеда, декоратив-гамәли сәнгать осталары иҗат иткән калфак-түбәтәй, читек-чүәк, матур букчалар һәм сумкалар, сувенирлар ярминкәсе оештырылган иде. Милли стильдәге затлы киемнәр, тарихи костюмнардан киенгән артистлар театрга багышланган интерактив программа алып барды. Тагын бер бик күркәм яңалык та әллә кайдан күзгә ташланды: ул – Кариев театрында гардероб хезмәткәрләренең элек шактый чуар күренгән киеме урынына, ниһаять, милли чигешле, бердәм стильдәге тыйнак һәм матур күлмәкләре (униформа дияргә тел әйләнми). 
Традиция буенча, театр ("Туган авылым" комплексы белән берлектә) тамашачыны коймак, тәм-томнар һәм чәй белән дә сыйлады. Даими йөргән тамашачы яхшы беләдер: Кариев театрында мөселманнар өчен шартлар бар. Казанның кайбер башка театрларыннан аермалы буларак, биредә намаз бүлмәсеннән файдаланырга мөмкин. Буфетта (“Күчтәнәч” кафесы) хәләл иттән әзерләнгән ризык сатыладырмы – әйтүе кыен. Һәрхәлдә, “хәләл” маркировкасы беркайда да күзгә чалынмый. Димәк, җитәкчелек кафедагы продукциянең хәләл стандартына туры килү-килмәве өчен җаваплылыкны үз өстенә алмый, булып чыга. Әлеге театрның – специфик, һәм монда үсә, гел ачыга торган тамашачының төрле-төрле гаиләләрдән килүе исәпкә алынып,  мәсьәлә азаккача хәл ителсә, һич тә артык булмас иде. Иҗат-сәнгать өлкәсенә кагылмый торган вак-төяк кенә сыман, әмма театрның йөзен, кешеләргә лояльлеген шулар да ачып күрсәтергә мөмкин.
Сезон башланыр алдыннан иң беренче эш итеп, театр үзенең иҗат процессын һәм нормаль эшчәнлеген тәэмин итә торган, тик һаман күләгәдә калучы хезмәткәрләрен тәбрикләде. Шоферлар, ут куючылар, янгын сүндерүче, сантехник, костюмер цехында эшләүчеләр, хисапчы, режиссер ярдәмчеләре – алар күбәү, алар хезмәтеннән башка театр организмы яши һәм уңышка ирешә алмас иде. Шулай ук труппадан бик күп артистларның, бигрәк тә яшьләрнең эше, бәяләнде. Коллективның тату, бердәм булып эшләве өчен дә, тамашачы өчен дә бу мөһим. Хезмәткәрләрен кадерләгән, бөтен халык алдына чыгарып игътибар күрсәткән коллектив җитәкчеләре үзләре дә хөрмәткә лаек!
Яшь тамашачы театры тугры тамашачысы турында да онытмаган иде. Театр символы конкурсына үз эшләрен, тәкъдимнәрен җибәргән барлык катнашучыларга директор Гүзәл Сәгыйтова һәм баш режиссер Ренат Әюпов дипломнар, балалар күңеленә хуш килерлек бүләкләр тапшырды. Нәни генә эшләре өчен шушындый мәртәбәле сәхнәгә менеп, күренекле шәхесләр кулыннан бүләк алу, әлбәттә, яшь тамашачыларга зур сөенеч һәм горурлык иде. Әлегә театр символы итеп нинди җәнлек сайлануы игълан ителмәде. Бу турыда соңрак, Кариев театрының туган көненә багышланган тантанада билгеле булыр, диде директор ханым. Булачак символын театр үзе яшь, көчле, актив, талантлы җан иясе итеп күрә, һәм ул җәнлек (бәлки, кош) һәр спектакль алдыннан балаларны каршы алыр, дип күзаллана.
Якын көннәрдә үк, 10, 11, 17 октябрьдә, Кариев театры үзенең яңа премьерасын – “Йомрыбаш” яшьләр комедиясен тамашачы игътибарына тәкъдим итәчәк. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев