Логотип Идель
Яңалыклар

Кариев театры яңа театраль сезонга ниләр белән керә?

Татарстан театрлары бер-бер артлы яңа театраль сезонны ача башлады. Бүген, 3 октябрьдә Кариев театры 32нче сезонын ача.

Татарстан театрлары бер-бер артлы яңа театраль сезонны ача башлады. Бүген, 3 октябрьдә Кариев театры 32нче сезонын ача.

Театрның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, тамашачыларны чын милли һәм театр бәйрәме көтә. 
18.00 сәгатьтә фойеда декоратив-гамәли сәнгать осталары ясаган милли стильдәге эшләнмәләр һәм сувенирлар ярминкәсе, профессионаллардан балалар өчен остаханә, күргәзмәләр, интерактив программа башланып китәчәк. Оештыручылар шулай ук фотозона, "Туган авылым"нан күчтәнәч булыр, дип вәгъдә итә.
18.30да  “Кәҗүл читек” спектакле белән яңа сезон ачыла. Ләкин бу әле Кариев театры әзерләгән сюрпризларның барысы да түгел. Мәсәлән, балалар һәм яшүсмерләр өчен «ASYL» Бөтенроссия драматурия конкурсы тәмамланды. Анда дүрт номинациядән кала, өстәмә номинацияләр дә игълан ителгән иде. Бүләк фонды 400 мең тәшкил итте. Кайсы эшләр җиңгән? Театрның репертуары бу конкурс нәтиҗәсендә ничек баер? Бу турыда  бүген үк хәбәр итәрләрме – тамашада беленер.
Кариев театры җәй башында ук тагын бер яңа конкурс игълан иткән иде. Балалар һәм яшьләр театры үзенең символы булырдай җәнлекне өч ай буена эзләде. Конкурска 18 эш килгән. Балалар символ буларак тәкъдим иткән җан ияләреннән тулы бер зоопарк туплап булыр иде: арыслан, керпе, тиен, бүре, эт, мәче, куян һәм хәтта сандугач... Театр шуларның кайсын символ итеп сайлар – әлегә сер итеп саклана. Тик шунысы билгеле, яшь, көчле, актив, талантлы әлеге җанвар спектакль алдыннан балаларны да каршы алырга мөмкин.
Яңа сезон яңа премьераларсыз булмый. Шуларның берсе, Екатерина Корабельник сәхнәләштергән “Йомрыбаш” яшьләр комедиясен тамашачы 10, 11, 17 октябрьдә үк карый алачак.  Театр балалар һәм үсмерләр өчен белем бирү проектлары да башлап җибәргән иде:  “Мобиль дәрес”, “Кариев +” инде Казанның күп кенә мәктәп балаларына таныш. Әлеге проектлар дәвам итәчәкме? Башкалары да булачакмы? Ихтимал, сезон ачылышында бу сорауларга да җавап ишетеп булыр.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев