Логотип Идель
Яңалыклар

Кариев театрында «ASYL» Бөтенроссия конкурсында җиңгән пьесалар тәкъдим ителәчәк

7 апрель 13:00 сәгатьтә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр аудиториясе өчен II «ASYL» Бөтенроссия драматургия конкурсында җиңгән пьесаларны тәкъдим итү чарасы узачак.

7 апрель 13:00 сәгатьтә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр аудиториясе өчен II «ASYL» Бөтенроссия драматургия конкурсында җиңгән пьесаларны тәкъдим итү чарасы узачак. Пьесаларны театр артистлары һәм яшүсмерләр укыячак.

Әлеге бәйге икенче тапкыр уздырыла. Төп максаты – заман драматургларын барлау, театрлар репертуарын яңа пьесалар белән баету. Конкурста рус, татар телләрендә язучы һәм элек бастырылмаган пьесалар тәкъдим итүче авторлар катнашты, дип яза театрның матбугат хезмәте. 

Жюри тарафыннан яшь категорияләре буенча җиңүчеләр билгеләнде: 

13:00 - 14:00 «Банный генерал, Игорь Игнатов (Саратов). Режиссёр – Гөлназ Галимуллина.
14:00 - 16:00 «Йойк о Сампо», Алексей Синяев (Екатеринбург). Режиссёр – Эльдар Гатауллин.
16:30 - 18:00 «Хикмәтле көн», Рәмзия Габделхакова (Әлмәт). Режиссёр – Илфат Камалиев.
18:00 - 20:00 «Как я была гадиной», Алёна Синица (Мәскәү). Режиссёр – Ренат Әюпов. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев