Логотип Идель
Яңалыклар

Кариев театрында «Матурлык» спектакле премьерасы көтелә

15-16 декабрь көннәрендә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәре буенча «Матурлык» спектакле премьерасын тәкъдим итә.

Режиссеры — Егор Чернышов. 

— Ни өчен Әмирхан Еники дисезме? Хәзерге гади булмаган, алдыбызга зур сораулар куйган дөньяда Әмирхан Еники әсәрләрендәге мәңгелек кыйммәтләр турында уйланулар кирәгрәктер,- дип ассызыклады Г.Кариев театры директоры Луиза Шарова.

Төп рольне башкаручы Татарстанның атказанган артисты Фирүзә Зиннәтуллина:

«Минем үземнең оныкларым бар. Тормышыма нәтиҗәләр чыгарырлык яшькә җиткәнем ди саныйм. Героиня дә нәтиҗәләр ясый. Шуңа күрә миңа авыр түгел», — диде.

Спектакльнең ни өчен «Матурлык» дип аталуына инсценировка авторы Булат Минкин җавап бирде: 

— Матур әйберләр югалып бара, кешеләр тамырларын оныта, шуңа әлеге исемне алдык. Гомумән, «матурлык»төшенчәсе Еники иҗатына сугарылган, — диде ул. 

Премьерада театрга яңа килгән яшь артистларның да уйнавы көтелә. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев