Логотип Идель
Яңалыклар

Кариев театрында “Тапшырыл...ган хатлар” спектакле күрсәтеләчәк

23, 24, 31 майда Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Г.Кутуй әсәре буенча “Тапшырыл...ган хатлар” спектакле премьерасын тәкъдим итә!

23, 24, 31 майда Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында Илгиз Зәйниев Г.Кутуй әсәре буенча “Тапшырыл...ган хатлар” спектакле премьерасын тәкъдим итә!

“Гадел Кутуй әсәрен барысы да мәктәптән белә һәм театрдан классик вариант көтәдер. Ә без яңалыкка омтылдык - форма белән уйнарга тырыштык. “Тапшырылмаган хатлар” әсәренең тагын нинди мөмкинлекләре бар? Әлеге спектакль - бу сорауга җавапны белергә теләүчеләр өчен. Галия хатлары ничек язылган? Ул нинди булган? Минемчә, Гадел Кутуй Искәндәрне бик авыр хәлгә куйган, чөнки укучылар аны ишетми. Автор безгә Искәндәрне Галия аша җиткерә. Бәлки, Галия үзе гаепледер? Сәхнәдәге өч Галия дә өч төрле халәтне чагылдыра. Монда нәрсә әйтүгә караганда, ничек әйтү мөһимрәк.”

Режиссер – Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Илгиз Зәйниев, композитор – Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты Миләүшә Хәйруллина, балетмейстер – “Алтын битлек” милли театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла, дип яза театрның матбугат хезмәте.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: театр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев