Логотип Идель
Эксклюзив

Кариев театрында – юбилей сезон!

Сигез сәхнәдән торган перфоманс, бер тамашачныда битараф калдырмыйча, һәр кешенең күңеленә үтеп керде.

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 35 юбилей театр сезонын ачты! Чара «Яралу» музыкаль-хореографик перформансы белән башланды. Сигез сәхнәдән торган перфоманс, бер тамашачныда битараф калдырмыйча, һәр кешенең күңеленә үтеп керде. 

Театр репертуарыннан узган сезон премьерасы Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган «Йосыф» спектакле күрсәтелде. Режиссеры – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов.

Сезон матур яңалыклар белән башланып китте: театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен ТР Президенты указы нигезендә Габдулла Кариев театры актрисалары Гөлназ Галимуллина, Алсу Фәйзуллина һәм Алсу Шакированы котладык. Татарстан Республикасының атказанган артисты мактаулы исеме бирелде.

Шулай ук «Йосыф» спектаклендә уйнаган артистлар бүләкләнде:
ИСМӘГЫЙЛ НИЗАМИЕВ («ӨМЕТ» махсус номинациясе),
ЛИАНА МӨХӘММӘТГАЛИЕВА («ДЕБЮТ» номинациясе),
ДИЛӘРӘ ЗИННӘТОВА («ИҢ ЯХШЫ ЭПИЗОДИК РОЛЬ»),
АЛЬБИНА НОГМАНОВА («ТАМАШАЧЫ МӘХӘББӘТЕ»),
ЛӘЙСӘН БОЛЬШОВА («ИКЕНЧЕ ПЛАНДАГЫ ИҢ ЯХШЫ ХАТЫН-КЫЗ РОЛЕ»),
ИЛНАР НИЗАМИЕВ («ИКЕНЧЕ ПЛАНДАГЫ ИҢ ЯХШЫ ИР-АТ РОЛЕ»),
ИЛСАФ НӘҖИПОВ («ИҢ ЯХШЫ ИР-АТ РОЛЕ»),
«Йосыф» спектаклендә уйнаган артистлар коллективы - «ИҢ ЯХШЫ АКТЕРЛАР АНСАМБЛЕ» номинациясендә.

Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең рәхмәт хатлары белән Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Әзһәр Шакиров, шулай ук  Татарстанның атказанган артистлары Гөлнара Абитова, Әминә Галиева, Энҗе Камалиева, Лилия Низамиева, Гөлнара Фазылҗанова, Илфат Камалиев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, театрның дизайнеры Лилия Зәйнуллина, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Розалина Мосабирова бүләкләнделәр.

Бу көнне театр фойесында кунаклар өчен фотограф, режиссер, сценарист, драматург Рәмис Нәҗмиевның фотокүргәзмәсе дә эшләде. Күргәзмәдә Г. Кариев театры сәхнәсендә төрле елларда уйналган спектакльләрнең фотоларын күрергә мөмкин булды.

Айнур Нәбияров

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев