Кариевта Live-спектакльләр
Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Live-спектакльләр тәкъдим итә.
Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Live-спектакльләр тәкъдим итә.
Театрның рәсми сайтындагы мәгълүматларга караганда, алар тамашачылары өчен бүген репертуарда барган иң яхшы спектакльләрнең видеоверсияләрен тәкъдим итә:
“Тапшырыл...ган хатлар” (рус телендә субтитрлар белән)
"Ләйлә вә Мәҗнүн"
"Шәй-бу! Шай-бу!"
"Асылкош җыры".
⠀
Спектакльләрнең бәясе театр билеты бәясенә тиң, чөнки Live-спектакльләр шул ук сез яраткан тарих һәм геройлар, бары яңа форматта.
⠀
- Театр авыр вакытлар кичерә: барлык спектакльләр дә кичектерелде, сатып алынган билетлар өчен акчалар кайтарылды... Бүгенге заманда болай да милли яшь тамашачы театрлары җиңел яшәми иде, хәзерге вәзгыять исә турыдан-туры безнең матди хәлебезгә тәэсир итәчәк. Спектакльләрне интернеттан сатып алу – ул ниндидер дәрәҗәдә хәйриячелек тә, - дип шәрехли алар әлеге вәзгыятьне.
⠀
Исегезгә төшерәбез, безнең Youtube-каналдан архив спектакльләрне (билгеле вакытта) бушка карарга мөмкин.
«Идел» журналы 16+
Теги: Кариев театры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев