Яңалык/Эксклюзив
-
"TAMGA": Яшүсмернең омтылышлары һәм проблемалары турында уйланулар Шулай ук, режиссерлар татар сәхнәсе өчен көтелмәгән, четерекле темаларны кузгатачак: балалар белән өлкәннәр арасындагы упкын, уйдырма дөньяга китеп яшәү, мәктәп һәм анда үз урыныңны табу юллары.
-
Чаллы яшьләре шәһәр һәм татар авылы арасында элемтә эзли Фестивальгә балалар белән дә килергә була. Алар өчен аерым мәйданчыкта көнбагыш утырту, агачтан курчак-робот ясау, татар йорты рәсемнәрен буяу кебек чаралар каралган.
-
Нурбәк Батулладан тере һәм тозлы кыяр теориясе Мине сәнгать белән мәдәният аермасы борчый. Аңлавымча, мәдәният ул – кагыйдәләр, гореф-гадәтләр. Ә сәнгать алайса нәрсә?
-
Казанда «Оскар» премиясенә номинацияләнгән ике фильм күрсәтеләчәк Бу яңалык "Оскар" премиясен яратып күзәтеп баручылар өчен!
-
Каен суын белеп эчегез! Аннары, белгеч каен суын алынган вакытында ук эчәргә кирәк, аны сакларга ярамый, ди.
-
Котырган бүре ташлангач, ир-ат югалып калмый... Вакыйга 9 апрельдә кичке якта шәһәр читендә була. Ир-ат хатыны белән бергә урамда йөрергә чыга...
-
Фатирында ялгыз үлгән ирне тапканнар. Ун елдан соң... Алтмыш яшьлек ялгыз ир турындагы яңалык җәмгыятьне тетрәндергән...
-
«БУ ЮЛЫ ЭНДӘШМИЧӘ КАЛА АЛМЫЙМ»: Ринат Рахматуллин белән Марат Яруллин җыр бүлешә? Сүз "Чакыр гына мине" җыры турында бара.
Карлыганнан җиңел морс рецепты
Карлыган өлгергән чак. Быел уңыш шактый күп күренә. Өлгергән чагында ашап калу хәерле. Ашап бетермәгәнен катырып яки кайнатма ясап куярга була. Ә менә эссе көннәрдә бик тәмле һәм җиңел эшләнелә торган морс ясап эчәргә була.
Карлыганны җыеп юарга, яфрак ботакларыннан араларга кирәк. Аннан чиста карлыганга бераз су өстәп блендер белән яхшылап изәбез. Вак иләк аша яки марля аша сөзеп утка куябыз. Ара-тирә болгаткалап алабыз, берничә аш-кашыгы шикәр комы яки бал өстибез (тәменә карап. кемдер әчкелтемрәк булганны ярата). Яхшылап кайный башлаганчы уттан алабыз. Әлеге рецепт кызыл карлыган өчен дә кара карлыган өчен дә менә дигән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз