Логотип Идель
Яңалыклар

КАРНЫ КАЙЧАН КӨТӘСЕ?

Бүген Россиянең үзәк өлешендә һава температурасы рекордлы +13 градуска кадәр күтәреләчәк, әмма көн яңгырлы булачак.

Бүген Россиянең үзәк өлешендә һава температурасы рекордлы +13 градуска кадәр күтәреләчәк, әмма көн яңгырлы булачак.

«5 ноябрьдә Россиянең үзәк өлешендә ноябрьдә иң җылы көн булачак. Һава температурасы буенча рекорд куелачак. Температура +11..+13 градус, ә төнлә шулай ук югары температура, +7..+8 градус булачак. Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразларынча, урыны белән яңгыр көтелә. Җылы, болытлы, җилле һава торышы көтелә», - диде Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд РИА Новости агентлыгына.

Аның сүзләренчә, 5 ноябрь өчен иң югары температура 1938 елда теркәлгән һәм ул +12,9 градус булган.

Вильфанд искәрткәнчә, һава торышын көньяктан килгән һава массасы билгели.

Синоптиклар сүзләренчә, якындагы көннәрдә Россиянең Европа өлешендә температура аномалиясе 5-6 градус тәшкил итә, киләсе дүшәмбе дә җылы булачак. Димәк, чаңгы-чана шуарга теләүчеләргә сабыр итәргә туры киләчәк.

Чыганак: Татар-информ

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев