Логотип Идель
Яңалыклар

Каршеринг машинасын җимерсәң, нишләргә?

Эшкә килгәндә әллә ничә километрга сузылган пробкада утырырга туры килде. Атна уртасында, эш сәгатендә юлда шундый "бөке" булу бик сәер тоелды.

Эшкә килгәндә әллә ничә чакрымга сузылган “бөке”дә утырырга туры килде. Атна уртасында, эш сәгатендә юлда шундый "бөке" булу бик сәер тоелды. Тыгым беткән урынга барып җиткәч, челперәмә килгән каршеринг машинасын күрдек. Машинаның арткы өлеше турысынча изелгән иде. Бу юл һәлакәтен күргәч, машина йөртүче нишләр икән, машина бәясен түләргә туры килер микән, дигән сорау туды.


Каршеринг машиналары белән булган аварияләр турында көн саен диярлек ишетеп, укып барабыз. Казанда каршеринг хезмәте эшли башлаганнан соң, алар белән һәлакәтләр саны да артты.


Туганнарым, дусларым арасында да каршеринг кулланучылар байтак. Каршеринг (инглизчәдән машина бүлешү) – машинаны кыска вакытка прокатка алып тору дигән сүз. Телефонга куелган махсус кушымта аша якын-тирәдә торган машиналар арасыннан үзеңә кирәген сайлап аласың. Машинада каршеринг билгесе тора. Машинаның бензины салынган, парковка өчен түлисе юк, ОСАГО полисы да кирәк түгел. Машина телефон кушытасы төймәсе аша ачыла. Каршеринг машинасы такси чакыртуга караганда да арзанракка чыга. Әмма андый машинаны машина йөртү хокукын кимендә бер ел элек алганнар гына куллана ала. 

Авариягә эләккән кешеләр юл һәлакәте өчен штраф һәм җимерек машина өчен компенсация түләргә тиеш. 
Әгәр каршеринг машинасы белән юл һәлакәтенә эләксәгез, машинадан чыгып, ЮХИДИ хезмәткәрен чакырыгыз һәм кушымтада күрсәтелгән оператор номерына шалтыратыгыз. ЮХИДИ хезмәткәрләре беркетмә төзегәч, машина йөрерлек торган хәлдә булса, аны парковкага илтеп куеп, аренданы тәмамларга кирәк. Әгәр машина йөрми икән, аны каршеринг компаниясе алып китәчәк. Башта сезгә авария өчен штраф киләчәк, машинага китерелгән зыян бәясен ачыклагач, (якынча ай ярым) аның бәясе дә киләчәк. Каршеринг белән авариягә эләккән кешеләр әйтүенә караганда, алардан машина компенсациясе өчен бик зур сумма түләткәннәр.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: сорау-җавап

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев