Логотип Идель
Яңалыклар

Карт Элвин Грей, Татар Малай, Тукай фотолары

Каян чыккандыр бу картлык шаукымы? Берничә көн эчендә инстаграмны чал чәчле, җыерчыклы картлар һәм әбиләр басты.  Барысы да үзләрен программа ярдәмендә картайтып фотоларын куя.

Каян чыккандыр бу картлык шаукымы? Берничә көн эчендә инстаграмны чал чәчле, җыерчыклы картлар һәм әбиләр басты.  Барысы да үзләрен программа ярдәмендә картайтып фотоларын куя. Дөрес, бу яңалык түгел, кеше йөзен картайтучы, яшәртүче, җенесен алыштыручы кушымта инде шактый күптән уйлап табылган. Татар йолдызлары арасында да модадан артта калмаучылар бар. Мәсәлән җырчы Элвин Грей үз инста битендә куйган фотоны бик күпләр ошаткан. Көлкеле, төрттерүле комментарийлар калдыручылар да табылган. Кемдер картайган Элвин Грейны җырчы Хәмдүнә Тимергалиевага ошатса, берәүләр бу фотода Элвин Грейның әбисе сүрәтләнгән дип шаярта.

Татар блоггеры Татар Малай исә кинәт кенә Татар Бабайга әйләнеп куйган. 

Блоггер үзе бу галәмәткә болай комментарий биргән: "Мин дә үземне картайтып сурәтләгән фотоны һәм шуңа бәйле пост куйдым. 100дән артык комментарий булды. Кемгә генә охшатып бетермәделәр анда мине: Олег Табаков та, Билл Мюррей да калмады (Шәһри Казан гәзитеннән).

Һәм әлбәттә мәшһүр Тукаебызны да картайтып караучылар табылган. Режиссер Әминә Миндиярова үз инстаграм аккаунтында Тукай белән Фатих Әмирханны картайткан. Белүебезчә Тукай бик яшьли вафат булган. Шуңа күрә карт Тукайны  беренче күрүебез.

«Сөй гомерне...» Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын, 
Без үләрбез, билгеле, тик үкенечкә калмасын.
Киң күңелле бул эчеңнән, мыскыл ишетсәң, «вак» диген,
Таптасыннар, хурласыннар, тик җаның хурланмасын.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев