-
КҮРДЕГЕЗМЕ: Рөстәм Миңнеханов - танылган фильмнар постерында 1 мартта республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов туган көнен билгеләп үтә.
-
«Яшь килен» проекты ике форматта үткәреләчәк Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында ТР Диния нәзарәте мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган «Яшь килен» проекты яңа дүртенче агымын башлап җибәрә.
-
ҖЫЛЫТА (ниһаять!) Иртәгә, 2 мартта Татарстанга җылы һава торышы кайтачак.
-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
-
SMM буенча онлайн-курслар башланып китте Программа гамәли биремнәрдән һәм лекциядән тора.
"Карурман" - Тинчурин театры сәхнәсендә
2 декабрь Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында "Карурман" спектакле эскизын караган идек. Әлеге эскиз хәзер спектакль буларак "өлгергән" һәм ул Тинчурин театры сәхнәсендә куелачак. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кем син?
Кем мин?
Кемнәр алар?
Ике дөнья чигендә калсаң, нишләргә? Үзең һәм якыннарың, дәүләтең өчен җаваплылыкны менә хәзер, шушында кулыңа алырга туры килсә, син моңа әзерме? Асылыңнан, тамырларыңнан баш тартып, «яңа дөнья» төзи аласыңмы?
Әллә үз чытырманнарың эченә генә кереп адашасыңмы? Ул урман эчендә – котылумы, үлемме?
«Карурман» пьесасы без балачактан белгән каһарманнар һәм мифларны яңача «укырга», заманча лиро-эпика һәм фэнтези өслүбендәге вакыйгаларга башка күзлектән карарга чакыра.
Бу – язылмаган дастан.
Шуның белән ул серле дә.
Куркыныч та.
Без кайчандыр бер-беребезне саклар, яклар өчен яратылган идек. Алар – безне, без – аларны. Дөнья тигез, имин иде ул чакта. Аннан, көчне бер-беребезгә каршы куллана башладык та, бар нәрсәнең асты-өскә килде.
Син сайлый аласың.
Син хәзер ике дөнья чигендә торасың».
Кем син?
Кем мин?
Кем БЕЗ?
"Карурман" (Режиссеры - Резеда Гарипова) - фэнтези жанрында иҗат ителгән. Пьесаның авторлары - Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипова. Проектта Тинчурин һәм Кариев театры артистлары, Казан театр училищесы студентлары, "Джуна" музыкаль төркеме һәм Зәринә Вилданова катнаша. Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов әйтүенчә, әлеге спектакль күп чыгым сораган, бигрәк тә костюмнар өчен зур сумма киткән. Шулай итеп, тамашачылар спектакльне сәхнәдә күрә алачак.
Премьера 12,13 март көннәрендә көтелә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз