Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга

    КАРУРМАН: ЯЗЫЛМАГАН ДАСТАН

    К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 12, 13 нче мартта Луиза Янсуар белән Резеда Гарипованың әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Карурман" спектакленең премьерасын тәкъдим итә!

    Спектакль турында: 

    КАРУРМАН: ЯЗЫЛМАГАН ДАСТАН
    Кем син?
    Кем мин?
    Кемнәр алар?
    Ике дөнья чигендә калсаң, нишләргә? Үзең һәм якыннарың, дәүләтең өчен җаваплылыкны менә хәзер, шушында кулыңа алырга туры килсә, син моңа әзерме? Асылыңнан, тамырларыңнан баш тартып, «яңа дөнья» төзи аласыңмы?
    Әллә үз чытырманнарың эченә генә кереп адашасыңмы? Ул урман эчендә – котылумы, үлемме?
    «Карурман» пьесасы без балачактан белгән каһарманнар һәм мифларны яңача «укырга», заманча лиро-эпика һәм фэнтези өслүбендәге вакыйгаларга башка күзлектән карарга чакыра.
    Бу – язылмаган дастан.
    Шуның белән ул серле дә.
    Куркыныч та.
    «Без кайчандыр бер-беребезне саклар, яклар өчен яратылган идек. Алар – безне, без – аларны. Дөнья тигез, имин иде ул чакта. Аннан, көчне бер-беребезгә каршы куллана башладык та, бар нәрсәнең асты-өскә килде.
    Син сайлый аласың.
    Син хәзер ике дөнья чигендә торасың».
    Кем син?
    Кем мин?
    Кем БЕЗ?

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!
    • "Татмедиа" онлайн-кибете