Логотип Идель
Яңалыклар

Катлаулы мәсьәләләрдә алтын урталык саклый алган татар галиме

Быел күренекле дин галиме һәм тарихчы Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 160 ел тулды.

Быел күренекле дин галиме һәм тарихчы Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 160 ел тулды.
 2019 ел дәвамында  Ризаэтдин Фәхретдингә багышлап, төрле чаралар оештырылды. Аларның иң әһәмиятлеләренең берсе Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында узды һәм  «Ризаэтдин Фәхретдиннең мирасы һәм иҗтимагый эшчәнлеге» Бөтенроссия фәнни-гамәли конфенрециясе дип атала иде. 
Ризаэтдин Фәхретдинне искә алу һәм аның исемен Русиядә һәм дөньяда мәңгеләштерү максатыннан эшләнгән эшләрнең тагын берсе, мөһиме – галимнең хезмәтләрен рус теленә тәрҗемә итеп бастырудыр. Мисал өчен, быел Мәскәүдә аның мәшһүр дин галимнәре Ибн Таймиййа һәм Ибн Гарәбигә багышланган китапларын нәшер ителде. Әлеге китаплар икесе дә Р. Фәхретдиннең исән чагында иске татар язуы – гарәп имласында дөнья күргән. Бүгенге заманда аларны татарчадан русчага тәрҗемә итүдә Казаннан да бер төркем галимнәр: гарәп теле, рус теле-әдәбияты, татар әдәбияты белгечләре, тарихчылар, талантлы шагыйрьләр катнашты. Нәтиҗәдә, Ризаэтдин Фәхретдиннең русча нәшер ителгән “Ибн Таймийя” һәм “Ибн Араби” китаплары төгәл, шул ук вакытта әдәби яктан төзек тәрҗемәдә, максималь рәвештә автор стилен саклаган килеш дөнья күрде. Проект “Мәшһүр ирләр” дип атала. 
Ризаэтдин Фәхретдиннең әлеге проект кысаларында чыккан китаплары инде укучысын тапты һәм шактый гына кызыксыну, бәхәсләр дә уятты. Эш шунда ки, борынгы дин галимнәре Ибн Таймиййаның  һәм Ибн Гарәбинең хезмәтләре хәтта мөселман дөньясында да төрле каршылыклы фикер уяткан. Ризаэтдин Фәхретдин исә алар турындагы китапларында объективлык һәм, чын мөэмин-мөселманнарга хас булганча, алтын урталыкны сакларга омтылган. Гомумән, барлык хезмәтләрен язганда да танылган татар мәгърифәтчесе Р. Фәхретдин нәкъ шушы принципка тугры кала алган.
“Мәшһүр ирләр” сериясендә хәзерге вакытта шулай ук мөселман дөньясында тирән эз калдырган шәхесләр Имам Газали, Ибн Рушд, Әбү Галә Әл Мәгарри турында хезмәтләр басылуга әзерләнә.

 

Белешмә:
Ризаэтдин Фәхретдин 1859 елның 13 гыйнварында Самар губернасының Бөгелмә өязе (хәзер Татарстанның) Кичүчат авылында туган. Әтисе Фәхреддин Сәйфетдин улы шул авылның имамы булган. Ризаэтдин Чистай мәдрәсәсендә укыган, шулай ук Түбән Чыршылы авылы мәдрәсәсендә нигезле белем алган. 1889 елның язына хәтле ул Чыршылы мәдрәсәсендә хәлфәлек итеп, шәкертләргә белем биргән. 
Ризаэтдин Фәхретдин 1886 елда Казанга сәяхәт итеп, заманының олуг тарихчысы һәм дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани белән очраша. Аннан соң, 1887 елның 19 июнендә Уфада имтихан тапшырып, имам-хатыйб булырга шәһадәтнамә – указ ала. Шул ук 1887 елда Ризаэтдин Фәхретдиннең гарәп теле грамматикасы буенча язган беренче китабы басылып чыга. 
1889-1891 елларда Ризаэтдин Фәхретдин Бөгелмә өязенең Илбәк авылында имам һәм мөдәррис вазыйфаларын башкарган. 1891 елда ахунлык дәрәҗәсен алган. 
Уфа шәһәрендәге Мәхкәмәи Шәргыягә (Диния Нәзарәтенә) беренче мәртәбә 1891 елда казый итеп сайлана һәм өч ел саен шул ук вазыйфага кабат-кабат сайланып, 1906 елга хәтле казыйлык хезмәтен башкара. Ризаэтдин Фәхретдиннең казыйлык вакытында башкарган иң зур эшләренең берсе – Диния Нәзарәтенең таркау хәлдәге архивын тәртипкә китерү булган. Фидакяр хезмәтләре өчен ул 1894 һәм 1897 елларда патша хөкүмәте тарафыннан көмеш һәм алтын медальләр белән бүләкләнгән. 
Өфәгә килгәнче Ризаэтдин Фәхретдиннең берничә дәреслеге басылып чыккан була. Өфәдә исә ул тулаем фәнгә чумып, иҗат эшчәнлеген арттыра. Бер-бер артлы «Тәрбияле бала», «Тәрбияле ана», «Шәкертлек адабе» кебек дәреслекләре,  шулай ук «Сәлимә, яки Гыйффәт» (1899), «Әсма, яки Гамәл вә җәза»  (1903) кебек әдәби җәүһәрләре, «Асар» кебек тарихи хезмәтләре нәшер ителә. 1907 елга хәтле Р.Фәхретдиннең барлыгы 29 исемдәге әдәби, тарихи, гыйльми педагогик, дини хезмәтләре һәм әсәрләре басылып чыккан. Аларның кайберләре дүртәр-бишәр, хәтта алты мәртәбә басылганнар. Казыйлык Вазыйфасындагы намуслы хезмәте һәм иҗат әсәрләре белән Риза казый исеме барлык төрки-татар һәм мөселманнар арасында шөһрәт таба. 
Ырынбур шәһәрендә чыга башлаган «Вакыт» газетасының наширләре – бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевләр, мөхәррире Фатыйх Кәримиләрнең чакыруы буенча Риза казый 1906 елда Өфәдән китә. Шул елның язында ул гаиләсе белән Ырынбур шәһәренә күчеп килә һәм «Вакыт» газетасы идарәсендә эшли башлый, төрле мәсьәләләргә караган мәкаләләр язып бастыра. 
Бертуган Рәмиевләр 1907 елның декабрендә татар телендә яңа журнал нәшер итәргә рөхсәт алалар.  «Шура» («Киңәш») дип исемләнгән яңа журнал 1908 елның гыйнварында чыга башлый, баш мөхәррире итеп Ризаэтдин Фәхретдин билгеләнә. Журнал 1918 елда ябылганчыга хәтле Ризаэтдин Фәхретдин «Шура»ны, мөхәррир буларак, җитәкли. Ун ел дәвамында нәшер ителгән бу журналда аның йөзләгән мәкаләләре дөнья күргән. Тематика ягыннан алар киң даирәне – әдәбият, тарих, сәнгать, мәгариф,  дини-иҗтимагый мәсьәләләр һ.б. колачлаган. Журналның искиткеч бай эчтәлекле һәм кызыклы булып чыгуы да – баш мөхәрриренең армый-талмый хезмәт итүенең матур нәтиҗәсе. Журналда эшләү чорында да Р.Фәхреддин әдәби һәм гыйльми эшчәнлеген дәвам иткән, хезмәтләре китаплар булып чыгып торган. Шул ук елларда Ырынбурдагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәресләр дә укыткан. 
«Шура» журналы совет хөкүмәте тарафыннан ябылганнан соң, 1918 елның язында Р.Фәхреддин гаиләсе белән Уфага күчеп килә һәм Диния Нәзарәтендә казыйлык вазыйфасында эшли башлый. 1921 елның 6 декабрендә мөфти Галимҗан Баруди вафат булгач, Диния Нәзарәтендә мөфтилек вазыйфаларын башкара. 1923 елның 10 июлендә мөфти итеп рәсми рәвештә сайлап куела һәм вафатына хәтле мөфти булып хезмәт итә. 
Совет хакимлеге елларында Р.Фәхретдин, авыр дини вазыйфасы белән берлектә, гыйльми эшчәнлеген дә дәвам иткән. 1925 елда СССР Фәннәр академиясенең Ленинград шәһәрендә үткәрелгән 200 еллык тантаналарына рәсми рәвештә чакырылган һәм катнашкан булуы – аның галим буларак зур абруйга ирешкәнлеген дәлилли. 
Ризаэтдин Фәхретдин 1936 елның 12 апрелендә Уфада дөнья куйган һәм 15 апрельдә шәһәрнең мөселман зиратына җирләнгән. 
Дингә карата сугышчан атеистик мөнәсәбәт саклаган совет елларында казый һәм соңгы дәвердә мөфти булып эшләгәнлеге сәбәпле Ризаэтдин Фәхретдиннең исеме нахакка рәнҗетелеп, дистә еллар онытылып торган. Фәкать 1960нчы елларның ахырларында гына аның исеме матбугатта яңадан чыга башлый. 
Ризаэддин Фәхретдин йөзләгән хезмәтнең авторы. «Тәрбияле бала», «Тәрбияле ана», «Шәкертлек адабе» кебек дәреслекләре, шулай ук «Сәлимә, яки Гыйффәт» (1899), «Әсма, яки Гамәл вә җәза» (1903) кебек әдәби җәүһәрләре, «Асар» кебек тарихи хезмәтләре нәшер ителә. 1907 елга хәтле Ризаэтдин Фәхретдиннең барлыгы 29 исемдәге әдәби, тарихи, гыйльми педагогик, дини хезмәтләре һәм әсәрләре басылып чыккан. Шулай ук «Шура» журналында аның йөзләгән мәкаләләре дөнья күргән. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев