-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
"ГАЛИМ СӨЙЛИ" - КАЗАНДА! “Ученый говорит” исемле баттлның максаты – фән турында аңлаешлы һәм кызыклы итеп сөйләү.
-
XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында 1100 имам катнашачак XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында быел әнә шулкадәр кунак катнашачак. Алар Россиянең 76 төбәгеннән һәм 7 чит илдән килер дип көтелә.
-
ЯШЬЛӘР ӨЧЕН МАХСУС ДӘҮЛӘТ ПОРТАЛЫ ЭШЛӘНӘ Россиядә «Яшьләргә дәүләт хезмәтләре» порталы эшләнә, анда яшьләр өчен төп вакыйгалар, ташламалар һәм мөмкинлекләр турында мәгълүмат булачак
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Катнашканның гына җиңү мөмкинлеге бар
Кайбер бәйгеләр турында күп кеше ишетми дә, белми дә кала. Сәләте булган кешегә файдага булсын дип, берничә конкурсны бер язмага тупладык. Әле катнашып өлгерәсез, гаризаларны җибәрергә дә вакыт бар, мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз!
“Сәләткә нур булган йолдызлар”
Әлеге конкурста 11 яшьтән алып 22 яшькә кадәр теләгән һәр студент һәм мәктәп укучысы катнаша ала. Конкурста катнашу өчен гаризалар selet.biz сайтанда 1 апрельгә хәтле кабул ителә.
“Ягымлы яз”
Бу бәйгедә 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәр булган катнашучылар кабул ителә. 11 мартка кадәр гаризаларыгызны җибәреп өлгерәсез әле.
«Туган тел ул – …»
Ә Татар китабы йорты уздыра торган «Туган тел ул – …» дигән темага социаль челтәрләрдә флешмобта исә, гомумән, яшь чикләве юк, теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен «Туган тел ул – ...» сүзләрен дәвам итеп, үз фикереңне белдереп, йә туган телгә багышланган шигырь укып видео төшерергә, аккаунтыгызга урнаштырга кирәк. Татар китабы йортының аккаунтын билгеләргә һәм @tatar_kitabi_yorti сылтамасы белән элергә онытмагыз. Нәтиҗәләр 21 февральдә ясалачак.
Башка конкурслар турында да мәгълүмат булачак, карап барыгыз!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз