Логотип Идель
Яңалыклар

КАУРЫЙЛЫ КИЕКЛӘРНЕ АУЛАУ ЧОРЫ БАШЛАНА

Сентябрьнең беренче шимбәсендә Татарстанда каурыйлы киекләрне аулау чоры башлана, ул быел 4нче сентябрьгә туры килә һәм 5нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк (урман киек кошлары өчен 5нче гыйнварга кадәр).

Сентябрьнең беренче шимбәсендә Татарстанда каурыйлы киекләрне аулау чоры башлана, ул быел 4нче сентябрьгә туры килә һәм 5нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк (урман киек кошлары өчен 5нче гыйнварга кадәр). Рөхсәтнамәләр алу тәртибе, ауларга тыелган кошлар, тәртип бозу очраклары һ.б. хакында ТР Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсенең хайваннар дөньясы объектларын файдалануны күзәтү бүлеге башлыгы Радик Мотахаров һәм хайваннар дөньясы мониторингы бүлеге башлыгы Илфат Вәлиев хәбәр итте.

Рөхсәтнамәләр: кайдан алырга?

Хәзерге вакытта барлык күп функцияле үзәкләрдә дә (МФЦ) аучылар өчен рөхсәт кәгазьләре тапшыру хезмәте күрсәтелә. Рөхсәт кәгазьләре калмый, дип борчылырга урын юк  быел Татарстанда рөхсәтнамәләр саны дүрт тапкыр арткан.

Рөхсәтнамә алу өчен шәхесне раслаучы документ (паспорт), аучылык билеты, рөхсәт кәгазе алуга гариза, дәүләт пошлинасын түләү квитанциясе (650 сум), суер һәм көртлеккә рөхсәт алган очракта, хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен түләү квитанциясе дә кирәк. Аучылык билетын 2016 бирле Госуслуги порталы аша гариза биреп алырга була, 1нче октябрьгә кадәр рөхсәт кәгазьләрен дә әлеге портал аша алу мөмкинлеге дә булдырылачак, рөхсәтнамәләрне гадәттәгечә күп функцияле үзәкләрдән алу да үз көчендә калачак.

Тәртип бозучылар да җитәрлек

Соңгы җиде ай эчендә Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан 684 хокук бозу очрагы теркәлгән, 780 меңнән артык штраф салынган һәм 64 җинаять эше кузгатылган. "Ау вакытында туктаусыз ата торган кораллар (самострел), тояклылар өчен элмәкләр куллану тыелган. Шулай ук җирдән 2,5 метрдан түбән оча торган һәм баганаларга кунаклаган кошларга ату да тыела", дип ассызыклады ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты вәкилләре. Машина йөртүчеләрне дә юлларда игътибарлы булырга өндәделәр: соңгы җиде айда эчендә 89 юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 95 хайван җан биргән.

Каурыйлы киекләр

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында китерелгән мәгълүматларга күрә, ау кагыйдәләре нигезендә каурыйлы киекләргә түбәндәгеләр керә:

1. Сазлык-болын киек кошлары: урман үрдәге, чуллыклар, гаршнеп, корыхтан, тәкәрлек, тулес, хрустан, улитлар, саз шөлдиләре, кроншнеплар, мородунка, таш актаручы шөлди, тартар, гади кугыч;
2. Су киек кошлары: каз, үрдәк, кашкалак;
3. Дала һәм кыр киек кошлары: бытбылдык, күгәрчен, урман күгәрчене, соры көртлек;
4. Урман киек кошлары: тәләттәвеч, суер, боҗыр һәм урман тавыгы.

Кызыл китапка кертелгән төрләр 

ТР Кызыл китабына кертелгән зур шөлди, зур кроншнеп, зур саз шөлдие, урман күгәрчене, гади урман күгәрчене, шулай ук РФ Кызыл китабына кертелгән пыскылдык, зур кроншнеп, хрустан һәм соры казны аулау катгый тыела!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев