Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Руль артында алкогольгә "Юк" дип әйт

    Кави Нәҗми һәм аның хатыны Сәрвәр Әдһәмовага багышланган күргәзмә ачыла

    15-нче декабрь көнне Татар китабы йортында (Шәриф Камалның мемориаль фатиры булган татар әдәбияты тарихы музее) Кави Нәҗми һәм аның тормыш иптәше Сәрвәр Әдһәмова турында «Аларның сүнмәс уты...» дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Ул язучы һәм тәрҗемәченең 120 еллыгына багышланган. Музей хезмәткәрләре аны гадәти булмаган форматта әзерлиләр: тамашачыларны Кариев театры актерлары һәм музыкантлар катнашында перфоманс көтә.

    Хәзерге вакытта Татар китабы йортында гаиләнең китапханәсе саклана. Күргәзмәдә Кави Нәҗминең документлары, фотосурәтләре, күпсанлы хатлары тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә ачылганнан соң, «Совет чорыннан соң вакытта мемориаль мәдәният: Кави-Сәрвәр, яки йөзләр аша тарих» дигән панель дискуссия узачак. Аның темасы – Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова иҗатының актуальлеге, аларның әдәби процесска йогынтысы; аларның кешеләр өчен үрнәк булырлык язмышлары, хәзерге Россиядә мемориаль мәдәниятне аңлау омтылышы.

    Реклама

    Күргәзмә кысаларында шулай ук «Мәңгелек хатлар: Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова хатлары нигезендә чорның мәдәни йөзен һәм үзара мөнәсәбәтләрне торгызу» дигән лекторий планлаштырылган.

    Ачылу тантанасы 14:00 сәгатьтә башланачак. Күргәзмәгә 25-нче декабрьгә кадәр музей билетлары буенча кереп була, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Ышаныч телефоны
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!