Логотип Идель
Яңалыклар

«Кавказская пленница» кабаттан Казанда!

«Кавказская пленница» фильмына 55 ел тулган. Әлеге фильм күпләрдә зур кызыксыну уяткан иде. Бигрәктә Совет чоры комедияләрен үз итүчеләр фильмны берничә мәртәбә тамаша кыла.

«Кавказская пленница» фильмына 55 ел тулды. Әлеге фильм күпләрдә зур кызыксыну уяткан иде.  Бигрәктә Совет чоры комедияләрен үз итүчеләр фильмны  берничә мәртәбә тамаша кыла. 

27 ноябрьдә Казанның «Мир» кинотеатрында Леонид Гайдайның «Кавказская пленница» комедиясен күрсәткәннән соң, Советлар Союзы һәм Россиянең цирк артисты, кино актрисасы, РСФСРның атказанган артисты, РСФСРның Н.Крупская исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең мәртәбәле кунагы  Наталья Варлей белән иҗади очрашу узачак.

Шунысы игътибарга лаек, 1967 елда нәкъ әлеге кинотасма «Свадьба в Малиновке», «Неуловимые мистители» һәм хәтта Высоцкий төшкән «Вертикаль» фильмнарын узып, совет кинопрокатының лидеры дип таныла.  

XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында узган иҗади очрашу вакытында залда Наталья Владимировнаның иҗатын яратучыларның барысына да урын җитмәде, хәтта өстәмә урындыклар куйганнан соң да, коридорда басып калучылар бихисап иде. Шуңа күрә Наталья ханым тамашачыларга ноябрьдә Казанга махсус килергә һәм алар белән кабаттан очрашырга, иҗат юлы турында тәвсилләп сөйләргә, шигырьләрен укырга, җырларга вәгъдә бирде.

«Казанга килүемә бик шатмын. Монда гаҗәеп тамашачы. Бик зур рәхмәт, исәнлектә күрешик!»,- дип мөрәҗәгать итте залдагыларга Наталья Варлей. 
 

Белешмә:
Быел 3 апрельдә фильмның экраннарга чыгуына 55 ел булган. Леонид Гайдайның «Кавказская пленница, или Новые приключения Шурика» тасмасын күрсәтүнең беренче елында аны 76 миллионнан артык кеше караган. Нәтиҗәдә, фильм 1967 елда Совет кинопрокаты лидеры дип таныла. Моннан тыш, совет киносының алтын чорында төшерелгән кинотасмалар арасында - 1961 елдан 1990 елга кадәр - кино караучылар саны буенча «Кавказская пленница» 4 нче урында.
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев