Логотип Идель
Яңалыклар

Кавышырга өлгермиләр - аерылалар

Соңгы вакытларда Татарстанда аерылышучылар саны кинәт кенә 62 процентка арткан. Ә никахлашучылар нибары 40 процентка гына ишәйгән.

Соңгы вакытларда Татарстанда аерылышучылар саны кинәт кенә 62 процентка арткан. Ә никахлашучылар нибары 40 процентка гына ишәйгән. Finexpertiza аудиторлык-консалтинг челтәре агымдагы елның 5 ае буенча шундый нәтиҗә чыгарган.

2021 елның гыйнварыннан майга кадәр республикада 5,89 меңнән күбрәк аерылышу теркәлгән. Бу – узган елның шушы ук чорындагыга караганда 62 процентка күбрәк. Әлеге күрсәткеч Идел буе федераль округындагы уртача күрсәткечтән дә югарырак. Округ буенча – 40 процент.

Россия күләмендәге статистика да мактанырлык түгел. Гомумән, илдә аерылышучылар саны буенча соңгы җиде елда рекорд куелган. Бу җәһәттән Ингушетия беренче урынга чыккан: әлеге республикада мөнәсәбәтләрен өзгән гаилә парлары саны 3,5 процентка арткан. Шулай ук Чечня, Дагыстан, Карачай-Черкас һәм Төньяк Осетия дә аерылышучылар саны иң күп булган төбәкләр исемлегенә эләккән.

Белгечләр әйтүенчә, никахны өзүчеләр санының кискен генә ишәюе, 2020 елда карантин булу сәбәпле, гаилә парларының аерылышу мәшәкатен соңрак вакытка күчерүенә бәйле. Загслар нормаль режимда эшли башлауга, алар моны тиз генә хәл итеп куйган, ди белгечләр.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев