Логотип Идель
Яңалыклар

Кайбер төбәкләрдә битлек кию режимы кире кайтарыла

Сүз коронавирус белән авыручылар санының бер атна күрсәткече 100 мең кешегә 50 очрактан артып киткән территорияләр турында бара.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте COVID-19 авыруы югары булган төбәкләрдә битлек режимын кире кайтарырга тәкъдим итте. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сүз коронавирус белән авыручылар санының бер атна күрсәткече 100 мең кешегә 50 очрактан артып киткән территорияләр турында бара. Шулай ук ведомство ил халкына кешеләр күп җыелган урыннарда, транспортта һәм ябык биналарда — эш яки уку урыннарында битлек кияргә киңәш итә.

Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, 8-14 августта Россиядә COVID белән авыруның 175 680 очрагы ачыкланган. "Авырулар саны 100 мең кешегә 119,71 тәшкил итте, бу узган атнага караганда 49,2% ка артыграк. Авырулар санының уртача күрсәткечләреннән артып китүе 18 төбәктә теркәлгән", - дип ассызыклана.

Ковид белән авыручылар саны буенча лидерлар - Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Мәскәү өлкәсе.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк бүген РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко COVID-19 яңа очракларының артуына игътибар итте һәм россиялеләрне янә җәмәгать урыннарында битлек кияргә чакырды.

Шуның белән бергә узган ял көннәрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хезмәт коллективларында битлек режимын кертергә тәкъдим итте. Ул эпидемиологик хәлнең начарлану мөмкинлегенә алдан әзерләнергә һәм тиешле чараларны вакытында күрергә чакырды.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев