Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Агачлар ни турында җырлый - белеп кайт! 11-нче августта Горький исемендәге Казан паркында ачык һавада «Агачлар ни турында җырлый» дигән спектакль премьерасы була. 3 көн дәвамында казанлыларның Идел буе халыклары әкиятләренә нигезләнгән куелышны күрү мөмкинлеге булачак. Йолалар һәм халык җырлары нигезендә куелган «Агачлар ни турында җырлый?» спектакле дүрт әкияттән тора – удмурт «Красавица береза», чуаш «Юман-батыр», мордва «Дуболго Пичай» һәм мари «Волшебный меч». Спектакльдә Татарстан театрлары актерлары, Россиянең бәйсез артистлары һәм театр әһелләре катнаша. Куелышның режиссеры булып Сойжин Жамбалова чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, әлеге спектакль – халыкның милли кодын тикшерү һәм аны ачык киңлектә театр телендә формалаштыру омтылышы. Әйтик, Горький исемендәге паркта зур кыр уртасында көзге елгасы җәелеп китәчәк, ә аның ярларында дүрт йорт урнашачак. Спектакль аша казанлылар Идел буеның һәр этник мәдәниятенең нәрсә эшләвен һәм заманча кешенең табигатьтән ни дәрәҗәдә ерак китүен белә алачак. Бу темаларга уйланырга һәм спектакльне бәяләргә 16 яшьтән алып барлык теләүчеләрне чакыралар. Күрсәтү Горький исемендәге паркта 11, 12 һәм 13-нче август көннәрендә узачак. Башлана – 18:30 сәгатьтә, куелыш озынлыгы – 2 сәгать. Спектакль рус телендә барачак. Исегезгә төшерәбез, проект Казан Мэриясе тарафыннан тәкъдим ителде һәм Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында әзерләнде.
      8
      0
      0
    • Дилә Нигъмәтуллина бала алырга җыена? Күптән түгел күптәнге хыялымны тормышка ашыру вакыты җитүен аңладым, дип яза ул
      7
      0
      0
    • САК БУЛЫГЫЗ! ТОРНАДО КИЛӘ Тверь өлкәсенә зур зыян салган торнадо бүген, 4 августта, Идел буе районнары, шул исәптән Татарстан өстеннән дә үтәргә мөмкин.
      49
      0
      0
    • ЧӨГЕНДЕР - 15, КИШЕР - 30 сум! 7 августта Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана.
      59
      0
      0

    Каймак кыйссасы

    Сәгать алты тулу белән, Фәридә Фатыйховна чыгып китәргә җыена башлагач, без – хезмәткәрләр бер-беребезгә карашып алдык. Гадәттә, аның болай “иртә” кузгалганы юк. Һәрхәлдә, оешмада өч ел эшләү эшләү дәверендә, күргәнем булмады. Берүзе калып, “иркенләп” эшләргә ярата ул. Кайберәүләр аның “эш аты” булуын, гаиләсе юклыгы белән бәйлиләр, кайберәүләр артык җаваплылыгыннан диләр. Ике фикер белән дә килешергә, килешмәскә дә була, ләкин асылы шул. Бүлек башлыгы булса да, Фәридә Фатыйховна бик гади кеше. Әниебез кебек дисәм дә, ялган булмас. Эштә катлаулы хәлләр килеп чыкса, “амбразураны күкрәге белән ябар”, киңәш сорасаң, иң яхшысын бирер. Яллардан соң үзе пешергән тәмлүшкәләр белән сыйлавы гына ни тора! Якыннарына гына түгел, таныш-белешләренә дә ярдәм кулын сузарга торганын, юмарт икәнен дә беләбез аның. Әле менә эштән вакытында китәргә җыенган икән, димәк, кемгәдер аның ярдәме кирәк.

    – Кызлар, егетләр, иртәгә авыл каймагы белән сыйланырга әзерләнегез. Әни мәрхүмнәрнең күршесе Сара килә. Калада тукталыр кешесе юк, каршы ал дип, кичә шылтыраткан иде.

    Фәридә Фатыйховнаның истә бер сөйләнгәне, авылдагы йортта кеше тормагач, ярты ындырга печән чәчәбез, күршеләр җыеп ала дип. Кәнишне, каймак киләчәк күчтәнәчкә! Менә бит, бүлек башлыгыбызның әнисенең ындырыннан печән ашаган сыерның өлеше безгә дә насыйп булмакчы!

    “И, күптән авыл каймагы белән чәй эчәсе килә иде”, – дип кулларын уып алды Фәизебез, ишек ябылгач.

    “Үзегезгә дә күчтәнәч итеп алып килгәнне, эшкә ташымагыз дияргә беребезнең дә башына килмәде”, – диде Рәсимә, Фәизгә шелтәле карашын ташлап.

    – Әйтсәк тә, барыбер тыңламас иде, беләсез бит инде Фәридә Фатыйховнаны.

    – Безнең белән бүлешмәсә, тамагы туймый бит аның.

    – Иң мөһиме, ак күмәч алып киләргә онытмагыз, авыл каймагы белән тәмле була.

    – Фәридә Фатыйховна авыл икмәге алып килмәс микән?

    Төшкә генә керәсе калды авыл каймагының! Минем үзем, авыл каймагын арыш икмәге белән ашарга яратам. Иртән өлгереп булмас дип, эштән чыккач, кибеткә сугылырга булдым. Рәсимә дә миңа ияреп, батон алып чыкты.

    Икенче көнне, Фәридә Фатыйховна: “Бераз соңгарак калып киләм”,  – дип шылтыраткач, каймак белән ныгыттырып чәй эчәсе килсә дә, түзәргә булдык. Ашказаннарыбыз: “Каймак, каймак, авыл каймагы”, – дип сулкылдый башлаганда, бүлек башлыгыбыз, нәкәнис, үзе килеп керде. Әниләрен базардан көткән балалар кебек, күзләребез иң беренче кулындагы сумкасына төште. Тик аннан каймак салынган савыт чыгарга ашыкмады. Әкренләп төшке аш вакыты якынлашты. Ә каймак юк. Без хатын-кызлар итагатъ сакласак та, Фәизнең тәмам түземлеге бетте: “Фәридә Фатыйховна, кайчан авыл каймагы белән чәй эчәбез?”
    Менә хәзер: “И-и, онытып та торам, рәхим итегез!” – дигәнне ишетергә әзерләнгән колаклар: “Гафу итегез, алдакчы булдым, күршем бик ашыгыч рәвештә җыенып чыгып киткән, каймак онытылып калган”, – дигән сүзләр ишетелде. Иртән иртүк телеп куелган, бүлмәгә таралган икмәк исе, борыннарны ирештереп, тагын да ныграк кытыклады. “Базарга да иртән барып килдем, тик соңга калганмын, авыл каймагы булмады. Вәгъдә –иман, иртәгә булачак ”, – дип юатты бүлек башлыгыбыз. Без берьюлы: “Юк, юк, Фәридә Фатыйховна, берүк борчылмагыз, каймак ашасы килми,” – дип әйткәндә, теге кемне әле... Саранымы, сараннымы, тере килеш “йотасы” килеп китте, малай!

     

    Реклама

    Автор : Люция Әблиева.

    Чыганак: omet

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!
    • Kazan Digital Week-2021 (1)
    • ТАВЫШ БИР: Иң матур җырчы гаиләсе
    • Хәтер
    • Сезнең өчен уйныйбыз!
    • Наркотикларсыз тормыш
    • "Чтобы получить субсидию - убедись в отсутствии налоговой задолженности"
    • Занятость
    • Милли проект