-
Россиядә беренче тапкыр «Иң яхшы туган тел укытучысы» бәйгесе узачак Конкурс төбәк һәм федераль (йомгаклау) этапларда уздырылачак. Йомгаклау этабы Ставрополь краенда үткәреләчәк. Йомгаклау этабында катнашу өчен Россия Федерациясенең һәр субъектыннан бу елның региональ этабында җиңүче булган бер конкурсант җибәрелә.
-
Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне бетергән Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне алган. Битлек кию, төнге сәгатьләрдә кафе-рестораннарның эшләвен тыю кебек әйберләр узганда кала, дигән сүз.
-
Россиядә ату коралы сатып алу яшен арттырдылар 29 нчы июньнән Россиядә «Корал турында»гы федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер илдә яшәүчеләр утлы корал сатып алу хокукын бары тик 21 яшь тулгач кына ала алачак.
-
Кремль яр буенда туңдырма фестивале башлана Салкын десертларны бөтен ил, шул исәптән Татарстан, җитештерүчеләре тәкъдим итәчәк.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Каюм Насыйриның якташлары юбилейга әзерләнә
7 февраль көнне Яшел Үзәннең Олы Ачасыр авылында урнашкан атаклы мәгърифәтче Каюм Насыйриның архитектура-этнографик музеенда китап бәйрәме узачак. Биредә танылган шагыйрә Эльмира Шарифуллинаның “Каюм коесы” дигән китабы тәкъдим ителәчәк. Чара Татарстан Милли музее белән берлектә оештырыла.
Олы Ачасырдан ерак түгел, К.Насыйриның туган авылы Кече Шырдан урнашкан. Бу авылда бүгенге көнгә кадәр бөек галимнең рухын саклаучы ядкарьләр саклана. Шуларның берсе К.Насыйри үзе казыган кое. Әлеге коедан бүгенге көнгә кадәр авыл халкы файдалана, су ала.
Эльмира Шәрифуллина иҗат иткән “Каюм коесы" поэмасы Насыйри авылдашларына гына түгел, тулаем шигърият сөючеләрдә зур кызыксыну уятты.
- Поэманы мин 1997 елда иҗат иттем. Бала чагымнан ук К.Насыйриның бөек педагог икәнен ишетеп үстем. Әти-әниләрем укытучы булгач, безнең өйдә татарның мәгърифәтче хезмәтләре еш телгә алына иде. Ә инде университетка укырга кергәч, Резеда апа Кадыровна ялкынланып әлеге шәхес турында сөйли торган иде. Ә соңрак мин Кече Шырдан авылында Каюм бабай коесы бар икәнен белдем. Бөек шәхескә булган соклану-хөрмәтемне поэмада мәңгеләштерергә ирештем, - диде “Идел” журналына Эльмира Шәрифуллина.
“Каюм коесы” китабында шагыйрәнең ире – Фаил Шәфигуллинга (Яшел Үзән районы егете) багышланган әсәрләре һәм тагы берничә поэмасы урын алган.
Танылган этнографның 195 еллыгы уңаеннан Кече Шырданда башка үзенчәлекле проектларда оештырыла. Мәсәлән, 15 февраль көнне К.Насыйрины искә алу чаралары узачак; иртәнге 10.00 да авыл мәчетендә Насыйри һәм аның туганнары рухына багышланган дини мәҗлес, 13:00 сәгатьтә “Мәгърифәт” мәгарәсе хуҗасы” исемле очрашу, мөнәҗәт һәм бәет башкаручылар конкурсы. Конкурска районның мөнәҗәт, бәет укучылары, бәет язучылар җыелачак. Кече Шырдан авылында “Каюм Насыйри фонды” эшли, фонд даими рәвештә олуг якташларының мирасын барлау белән шөгыльләнә.
Мөршидә Кыямова
Фотолар: Кече Шырдан Вконтакте төркеменнән алынды
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз