-
2022 елда Татарстанда 17 меңнән артык кешедә яман шеш табылган Статистика буенча, республикада яман шеш авыруының 14,2% ы – тире, 12,8% ы – сөт бизе, 12,7% ы эчәклеккә туры килә. Әлеге онкология авырулары буенча Татарстанда иртә диагностикалау технологияләре кулланыла.
-
"Кыямовлар кыздыра": Татарда парлы сүзләр Узган елда старт алган "Кыямовлар кыздыра" проекты был да дәвам итә.
-
ТР Милли китапханәсендә кытай, инглиз, корея телләре буенча мастер-класслар узачак ТР Милли китапханәсендә февраль аенда телләр буенча мастер-класслар сериясе узачак. Аларга бушлай кереп була.
-
“Таян Аллаһка” әдәби бәйгесе ачык дип игълан ителә! “Идел” журналы Татарстан мөфтияте һәм Россия ислам институты белән берлектә янәдән “Таян Аллаһка” бөтенроссия әдәби бәйгесен үткәрә.
-
«Котадгу белек» беренче тапкыр татарча басылып чыкты Бөтен төрки дөньяда инде күптән китап булып чыккан Йосыф Баласагуниның “Котадгу белек” әсәре татарча да басылды хәзер! “Безнең мирас” журналы Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән бу зур эшне башкарып чыкты.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Каз өмәсе вакыты! Каз каклау рецепты!
Татар халкының бүгенге көнгә кадәр сакланып килеп җиткән искиткеч матур, күркәм гадәтләре, йолалары, традицияләре бар. Көннәр салкынайтып, җир өстенә ап-ак йомшак кар төшеп өлгердеме, апа-җиңгиләр, кыз-кыркыннар каз өмәләренә җыелыша.
Мамык мендәрләр ясала, чишмә сукмагында матур каурыйлардан ак юллар түшәлә, эш барышында татар көй-моңнары агыла…
Татар туйларында да пар казлар чыгару, аннан кунакларга авыз иттерү – матур гадәт булып саклана. Дөрес, соңгы арада кафеда казларны кисү өчен аш-су йортлары җитәкчелегенә ветеринарлардан белешмә алып киләсе. Ә туйга әзерләнгән кияү-кәләш, аларның якыннары мең мәшәкать артыннан чапкан арада, әлеге белешмә турында онытып та җибәрә. Шуңа күрә, кайбер мәҗлесләрдә пар казлардан авыз ителми дә кала…
Әлеге язмамда сезнең белән каз каклау рецепты белән уртаклашмакчы булам. Әлеге рецептны мин каенанамнан язып алдым. Аңа үз каенанасы өйрәткән булган.
Димәк, киттек! Казның эченә бөтен җиренә дә тиеп торырлык итеп тоз тутырабыз. Тышын да әйбәтләп тоз белән ышкыйбыз. Аннары, кәгазьгә төреп, 15-20 көн караңгы урында тотабыз. Шуннан соң, тоздан бушатып, казны җилле урынга элеп куябыз. Бер атналап элеп тотканнан соң, яхшылап юып, каз өстенә кайнап торган су коярга кирәк. Шул рәвешле бер кат пешекләгәч, зур кәстрүлгә салып, 30-40 минут чамасы пешерәбез, муен тирәсеннән, сүле аксын өчен, 1-2 урыннан пычак белән төртеп алабыз. Шуннан соң, казны кабат элеп, 1-2 көн киптерергә кирәк. Аннары казны газда өтәп аласы да, тагын беразга элеп куясы. 1-2 көннән инде ризык әзер! Казыгыз тәмле булсын!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз