Логотип Идель
Яңалыклар

Казан урамында төлке йөри. Шәһәр халкын сак булырга өндиләр

Төлкене Адоратский урамында фотога төшереп алганнар

Социаль челтәрдә Казан урамында кешедән курыкмыйча бер төлкенең аптырап йөргәнен фотога төшереп алганнар.

Фото интернетта бик тиз таралды. Эзләнүләр  бу фотоны беренче булып инстаграмда vudinit  аккаунтлы кеше куйган дигән нәтиҗәгә китерде. 

Төлкене Адоратский урамында фотога төшереп алганнар. Шаһитләр әйтүе буенча, ул кешеләрдән курыкмаган, урамнарда югалып йөргән. Төлкенең каян килеп чыгуы турында фикерләр бик күп. Интренетта, бәлки ул берәр кешенең йорт хайваныдыр дигән фаразлар да бар. Шул ук вакытта тәҗрибәле аучылар төлке белән якыннан аралашырга тырышырга киңәш итми. Төлкенең кешедән, эттән курыкмавы ул гади күренеш түгел, котырган булуы ихтимал - дип язганнар  күбесе борчылып Казань | Казань. Куда пойти? группасында. 

Төлке ачыгып шәһәргә килгән дип әйтүчеләр дә бар. Ләкин хайван ябыккан, ачыккан булып күренми.

Соңгы елларда кыш көне кыргый хайваннарның шәһәргә килүе сирәк күренеш түгел. Былтыр Казан кирмәне тирәсендә дә төлке күрүчеләр булган. Бу Казан тирәсендәге урманнарны кисеп йортлар төзү белән бәйле булырга мөмкин ди экологлар.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев