Логотип Идель
Яңалыклар

"Казах фильмнары да бит буш далада, җилдән тумаган..."

Казахлар соңгы арада Казахстан тарихын, үзләренең дөнья тарихына һәм цивилизациясенә керткән өлешен таныту белән мәшгуль.

Казанны хаклы рәвештә кинофестивальләр шәһәре дип атарга була. Ел саен уза торган Халыкара мөселман киносы фестивале өчен генә түгел, даими үткәрелеп килгән кино бәйрәмнәре өчен.

“Фестиваль” сүзенең мәгънәсен карасак, ул “бәйрәм”, “сәнгатьнең кайсыдыр өлкәсендәге казанышларны күрсәтү” була икән. Башкалабызда ай саен диярлек төрле халыкларның кино казанышларын күрсәткән бәйрәмнәр булып тора, ләкин күпләр бу турыда белми дә кала. Кичә, мәсәлән, Казахстан киносы көннәре тәмамланды. Узган ел ахырында гына миңа Маҗарстан, Беларусь фильмнарын карау бәхете елмайды. Массакүләм прокатка чыгарылмаган, ләкин әйбәт һәм кызыклы фильмнар карап, күп нәрсә алырга була.

Сүзем бит Казахстан фильмнары көннәре (15-18 март 2019 ел) турында иде әле. Дөресен әйтим, казах кардәшләр тәкъдим иткән алты фильмның бер ярымын гына карый алдым. “Талан” дигән тарихи драмага 10 яшьлек балам белән барган идем. Гөнаһ шомлыгына, “16 яшьтән өлкәнрәкләр өчен” дигән кисәтүгә игътибар итмәгәнмен – үтереш, ату эпизодлары башлангач, кайтып китәргә туры килде. Дөнья тарихы кебек үк, казах тарихы да канлы мизгелләрсез генә бармаган. Казахлар исә бу юлы нәкъ менә тарихи фильмнарына басым ясаган булып чыкты. Соңгы фильм – “Анага юл”ны инде, “0+” диелсә дә, үзем генә карадым. Һәм ялгышмаганмын – монда да атыш-үтереш эпизодлары, көчле эмоцияләр байтак иде. Ләкин бу – казах фильмнары начар, дигән сүз түгел. Киресенчә, үз байлыгын чит ил тамашачысына тәкъдим иткәндә һәр дәүләт иң яхшысын, иң үтемлесен сайлап алып килә. Казахлар соңгы арада Казахстан тарихын, үзләренең дөнья тарихына һәм цивилизациясенә керткән өлешен таныту белән мәшгуль.

Фильм Ильяс исемле казах малае язмышы турында. Колхозлашу чорында аларның гаиләсе таркала: малайның әтисе Муканны, колхоз малларын киредән элекке ияләренә таратырга теләмәгәне өчен, үз кардәшләре атып үтерә. Халыкны колхоздан чыгып, Кытай якларына качып китәргә өндиләр. Әнисе белән Ильяс үз авылларында калырга тели, тик малайны әнисе Мәрьямнән тартып алып, Кытайга китәләр. Ильясны язмыш Төркиягә, аннан диңгез аркылы Одессага китереп ташлый. Балалар йортында тәрбияләнгән малай егет булып, туган авылына кайтып җитсә – әнисен ачлык инде шәһәргә куган. Алар бер-берсен һаман эзли. Ләкин ана белән ул табышалар, дигәндә генә, Бөек Ватан сугышы башлана. Кыскасы, анасыннан аерылганда 8-9 яшьлек малай, барлык авырлыкларны җиңеп, әнисе янына кайтканда инде сугышны, фашист әсирлеген кичкән ир була. Сүз дә юк, көчле тәэсир итә торган фильм! Тик татар тамашачысы әле, гади тамашачы булу өстенә, казах һәм татар фильмнарын да чагыштырып утыргандыр. Ирексездән шулай килеп чыга: ә безнекеләр болай булдыра аламы? Безнең киночылар менә моны ничек итеп эшләр иде икән? дигән сораулар баш миеннән бер генә минутка да китми.

Ләкин казах киносы белән татар киносын чагыштыру, әлбәттә, урынсыз. Әйтик, “Казахфильм” 1934 елда оешкан, ә казахлар үзләренең “Амангилде” дигән беренче фильмын 1939 да ук төшергән. Татар киносының беренче карлыгачларын 1990нчы елларда гына күрә башладык. Аларда киноиндустрия, бер гасырга баса язган традция, ә бездә – һаман да тәпи китәргә азапланган сабый. “Анага юл” фильмының дөньякүләм дәрәҗәдәге әллә ничә фестивальдә катнашып, мәртәбәле бүләкләр алуы сер түгел. Тик бу фильмның иң зур “сере” – аның генераль продюсеры Алия Назарбаева! Нәкъ шул, Казанда үз исемендәге урамы булган Нурсолтан Назарбаевның төпчек кызы ул. Әйтик, реальлеккә, чынбарлыкка бик охшаган эпизодларга карап, тел шартлатып утырганда мин әле продюсер – президентның фамилиядәше генә дип тора идем. Бигрәк тә сугыш күренешләре, Днепр елгасын кичү ышандырырлык итеп эшләнгән: биш йөзләп кеше, өч йөз берәмлек хәрби техника кулланылган. Кино Казахстан, Беларусь, Әзәрбайҗан территориясендә төшерелгән. Гомумән алганда, әлеге фильмга ике мең кешенең хезмәте кергән! Йә, кайсы татар фильмының мондый бюджет белән төшерелгәне бар? Яисә кайсы татар фильмы якындагы егерме-утыз елда шундыйрак мөмкинлекләргә ия булачак? Җитди кино булуын теләсәң, аның элгәре шушындый җитди базасын, шартларын да булдырырга кирәк икән әле. Шулай да без, татар тамашачылары, үзебезнең татар киносын яратабыз. Сабый хәлендә дә бик якын, үз ул безгә. Берзаман безнең сабый да үсәр, аякка басар, ныгып дөнья гизәргә чыгып китәр. Режиссерларыбыз начар түгел, продюсерлар да бар. Актерлар да булыр. Үз Алия Назарбаеваларыбызның гына әлегә сәгате сукмагандыр – алары да булыр, дип өметләнергә кирәк. Аннары, казах фильмнары да бит буш далада, җилдән тумаган: әле фильм титрларын яисә экрандагы йөзләргә карап та, “әһә, монда да татар эзен калдырган икән!” дип уйлап куясың. Татар булмаган җир беркайда да юктыр, ахры...

21-24 мартта шул ук “Татаркино”ның “Мир” кинотеатрында тагын бер кино бәйрәме узачак әле. Бу юлы – Алмания фильмнары көннәре (анысында “татар эзе” ничектер тагын?!) Һәм бөтен фильмнарны да бушлай карап булачак! Ә 24-30 апрельдә инде XV Казан халыкара мөселман киносы бәйрәме көтә безне. Гариза биргән 38 Татарстан фильмының кайсылары керер икән фестиваль программасына? Көтеп карыйк!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Мәдәният

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев