-
Казан халыкара мөселман киносы фестивале конкурсында катнашачак фильмнар исемлеге билгеле Казан халыкара мөселман киносы фестивале конкурсында катнашачак фильмнар арасында Татарстаннан дүрт фильм бар.
-
Татарстанда 500 гә якын әти ана капиталы алган 1 нче майдан ир-атларга дәүләт ярдәменең әлеге чарасын алырга мөмкин булган тормыш ситуацияләре исемлеге киңәйтелде.
-
Болгар музей-тыюлыгында «Ага-Базар» халыкара этномәдәни фестиваль була Фестивальнең үзәк мәйданчыгында урта гасыр болгар базары стилендә «Шәрык базары» оештырыла, анда кулдан ясалган уникаль товарлар сәүдә рәтләре тәкъдим ителәчәк
-
"Шәһәр кешесе - галим!" лабораториясе башлана 12 гамәли дәрес барышында елга тирәсендәге экосистеманың ничек корылуын һәм аны саклауга өлеш кертү мөмкинлеләре турында белеп булачак.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Казан 2025 елда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк
Казан тарихта икенче тапкыр Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк. Татарстан башкаласы әлеге ярышларны беренче тапкыр 2015 елда кабул иткән иде. Ярышлар Татарстан башкаласында 2025 елда узачак. Әлеге карар Халыкара йөзү федерациясе бюросы утырышында кабул ителде.
«Ун елдан соң – тарих кабатлануы матур вакыйга булыр иде», — диде Татарстан спорт министрлыгы башлыгы Владимир Леонов журналистларга.
Моннан тыш, Казан 2023 елда Катар урынына дөнья чемпионатын кабул итәргә әзер. "Катарның футбол буенча дөнья чемпионаты уңаеннан җитди йөкләнеш бар, без моны күрәбез. 2023 елда дзюдо буенча дөнья чемпионаты һәм 2023 елда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыру-бу инде артык булыр иде. Бездә барлык инфраструктура әзер һәм без дөнья чемпионатын иртәгә дә уздырырга әзер», — дип билгеләп үтте Леонов.
Татарстан башкаласы шулай ук 2022 елда Кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк, 2021 елда шул ук төр буенча Европа чемпионатын, 2022 елда исә Европа комплекслы чемпионаты кысаларында йөзү һәм ишү буенча ярышлар уздырырга вәгъдә итә.
Ибәтуллина Илүзә
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз