-
Арчалылар Тинчурин театрында кунакта Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасының чираттагы очрашуы узды.
-
Киләсе атнада 19 градус җылы булачак Ниһаять, без көткән яз килә...
-
«127 кг авырлыктагы кәләш матур буламы соң инде?» - булган хәл 4 айдан соң кунаклар кияү егетен башка кызга өйләнгән икән дип уйлаганнар...
-
Г.Тукайның 135-еллыгына һәм Н.Җиhановның 110-еллыгына багышланган концерт узды "Quaternion" квартеты профессиональ музыкантларның гына түгел, ә чын сәнгатьне яраткан барлык тамашачыларның да күңеленә үтеп керерлек итеп уйнады.
-
15 яшьлек укучы физкультура дәресеннән соң үлгән. Сәбәбе нидә? Бала сырхауханәдә күзәтүдә торган, тикшерүчеләр табибларның да эшчәнлегенә бәя бирәчәк.
-
Таксистның көчләвеннән уянып киткән... Полициягә пәнҗешәмбе көнне 37 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә...
-
«Приехал»мы, «Съездил»мы? "Кайтып килдем" русча ничек була?
-
23 яшьлек егет 2 айлык улын нигә үтергән? 6 апрельдә баланы ярып карыйлар.
«Казан адмиралтействосы: Русия флотын данлап» күргәзмәсе
Өч гасырлык тарихы булган Казан адмиралтействосының традицияләре гаять кызыклы: Татарстанда караб төзү тарихы һәм мәшһүр Бишбалта бистәсе, шулай ук төзелештә катнашкан милләттәшләр язмышы да шуңа барып тоташа.
Император Петр I фәрманы белән 1718 елда оештырылган Казан адмиралтействосы карабларны төзү, төзекләндерү һәм саклау өчен, шулай ук Казан, Түбән Новгород һәм Воронеж губернияләрендә караб ясау урманын әзерләү өчен тәгаенләнгән булган. Аның алдында Кара, Каспий, Балтыйк һәм Төньяк диңгезләр өчен караблар җитештерү бурычы торган. Казанның Бишбалта бистәсендә төрле типтагы 400 караб төзелгән. Алар арасында фрегат һәм бриг, гардкоут һәм бомбардир караблары, галиотлар, люгерлар һәм гекботлар булган.
Күргәзмәнең нигезен ТР Милли музее һәм ведомство музейлары коллекцияләре, Русия хәрби диңгез флоты дәүләт архивы фонды документлары, Русия Борынгы актлар дәүләт архивы, ТР Милли архивы, КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге китапханәсе фондыннан документлар тәшкил итә. Төзелештә катнашкан татарлар язмышы яктыртыламы – бу турыда хәбәр юк. Милли музей хәбәр итүенчә, иң кызыклы экспонатлар арасында урман әзерләү, караб урманнарын саклау турындагы документлар, оптика җиһазлары, артиллерия пушкалары, истәлекле медальләр, XVIII-XXI караб модельләре аеруча кызыклы.
Күргәзмә Русия Хәрби-диңгез флоты көне алдыннан, 26 июльдә ачыла.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз