Логотип Идель
Яңалыклар

Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат

Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...

Казан дәүләт аграр университетының студентлар «Тургай» халык театрының режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итте.

Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды, дигән уку йортының тәрбия бүлеге җитәкчесе Әнәс Мостафин «Татар-информ» журналистына.

Роберт Тимерхан улы Галиевка 67 яшь иде. Ул «Тургай» театрының алыштыргысыз җитәкчесе иде. Роберт Тимерхан улы белән хушлашу вакыты һәм урыны соңрак хәбәр ителәчәк, диделәр университетта.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев