Логотип Идель
Яңалыклар

Казан артына "Visit"

Бөтендөнья татар яшьләре форумы Ачык Университет кысаларында "Visit Казан арты" экскурсиясен оештыра.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы Ачык Университет кысаларында "Visit Казан арты" экскурсиясен оештыра. Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан Идел-Урал татарларының формалашуы үзәкләренең берсенә – Казан артына – "Visit Казан арты" экскурсия-лабораториясе планлаштырылган.

Маршрут үз эченә Әлдермеш, Түбән Бәрәскә (мәчет), Олы Әтнә (Вәли бай йорты, Гатаулла Даутов утары, театр), Ташкичү (Шиһабетдин Мәрҗани музее), Кышкар (мәдрәсә), Олы Мәңгәр (Вәлиулла Бакиров утары), Кушлавыч, Яңа Кырлай (Габдулла Тукай музейлары), Өчиле авылларын, Арча шәһәрен, Иске Казан музей-
тыюлыгын һәм башка тарихи урыннарны үз эченә ала.

Маршрутны апробацияләү 17 кеше составында 9-10 октябрьгә планлаштырылган. Моннан тыш, экскурсия вакытында тарихчыларһәм төбәк белгечләре белән интервью яздырылу каралган.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев