-
Арчалылар Тинчурин театрында кунакта Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасының чираттагы очрашуы узды.
-
Киләсе атнада 19 градус җылы булачак Ниһаять, без көткән яз килә...
-
«127 кг авырлыктагы кәләш матур буламы соң инде?» - булган хәл 4 айдан соң кунаклар кияү егетен башка кызга өйләнгән икән дип уйлаганнар...
-
Г.Тукайның 135-еллыгына һәм Н.Җиhановның 110-еллыгына багышланган концерт узды "Quaternion" квартеты профессиональ музыкантларның гына түгел, ә чын сәнгатьне яраткан барлык тамашачыларның да күңеленә үтеп керерлек итеп уйнады.
-
Таксистның көчләвеннән уянып киткән... Полициягә пәнҗешәмбе көнне 37 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә...
-
«Приехал»мы, «Съездил»мы? "Кайтып килдем" русча ничек була?
-
23 яшьлек егет 2 айлык улын нигә үтергән? 6 апрельдә баланы ярып карыйлар.
-
Бу хәлдән соң чәчәк кибетендә эшләргә дә куркыныч.... Әмма күп тә үтми, кулындагы шешәсе белән аңа һөҗүм итә. Пыяла шешәсе ватылганчы кызны кыйный, туктамый.
Казан Аурупа яшьләре башкаласы булырмы?

30-31 май көннәрендә Казанда СНГ илләре яшьләрне парламентара ассамблеясының (ММПА СНГ) күчмә сессиясе уза. Моңарчы ел да Санкт-Петербург шәһәрендә оештырыла торган чараның быел Татарстан башкаласында үтү сәбәбе берничә: каланың урыны уңайлы, төрле илләр катнашучыларына килергә җайлы, бездә төрле милләтләр яши һәм бу мисалда күрсәтер әйбер бар, аннан соң соңгы елларда Казанда бик күп халыкара чаралар узды. Чарага сигез илдән – Әзербайҗан, Әрмәнстан, Белорусия, Казакъстан, Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Русия буенча вәкилләр җыелды. Алар бу ике көндә яшьләрне борчыган проблемалар, СНГ илләре яшьләре арасында халыкара хезмәттәшлек стратегиясе турында сөйләшәчәк, 2020 елда узачак Бөек Ватан сугышының 70 еллык юбилеена әзерлек буенча фикер алышачак. Яшьләрга Казан буенча экскурсия дә оештырыла, яшьләр үзәкләре белән танышачаклар, Свияжск, Ионнополис шәһәрчекләренә барачаклар, экологик веломарафонда катнашачаклар.
Сессиянең ачылыш утырышына кунак итеп ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ММПА СНГ координаторы Татьяна Лебедева, ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һ.б. чакырулы иде.
Дәүләт Советы рәисе ассызыклап узганча, Татарстанда яшәүче халыклар арасында тынычлык һәм килешү булдыру, яшьләргә игътибар күрсәтү күп проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек тудыра. “Республикада яшьләргә үсәр өчен зур игътибар бирелә. Безнең эшчәнлекне күп юнәлешләр югары бәяли”, – диде ул. Республикада Русиянең башка төбәкләрендә һәм чарада катнашучы СНГ илләрендәге кебек яшьләр өчен булган төрле проектларның тормышка ашырылуы, яшьләрне мәдәни, спорт, мәгариф һәм башка тармакларда берләштерү юнәлешләре турында бәян итте. Ләүләт Советы рәисе әйтүенчә, бу юнәлештә эшне дәвам итәргә, ешрак очрашып, тәҗрибә уртаклашырга кирәк. Ул ТР Яшьләр эшләре министрлыгын да аерым бәяләп узды. Әлеге министрлыкның үзе янына актив яшьләрне җыеп проблемаларны хәл итүен сөйләде. “Бу уңайдан парламентта яшьләр вәкиллеген арттырдык. Әлеге процесска катнаш кешеләргә без ышанабыз. Аларның үз тормыш позициясе бар, калган яшьләргә дә булышалар”, – дип тәмамлады сүзен.
Фәрид Мөхәммәтшинның чыгышы катнашучыларда кызыксыну уятты.
Сессияның ачылышында Казаныбыз турында кызыклы факт та ачылды әле. Мәркәзебез Аурупа яшьләре башкаласы дигән исемгә дәгъвә итә икән. Хәзерге вакытта, бәйгенең беренче этабын узып, биш шәһәр арасында көч сынаша. Казан барлык яклап җиңәр дип өметләнәләр. Бу киләчәктә Аурупа яшьләре проектларын үзебезгә җәлеп итәргә, Русияне Казан аша яхшы яктан күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз