Логотип Идель
Яңалыклар

Казан "барабыз"лары

Казанда таксиның күп икәнен барыбыз да белә инде. Нинди генә төрләре юк әле аларның. Әле чагыштырмача күптән түгел генә Казан урамнарында җилдерә башлаган Ситимобил оешмасы алты айга нәтиҗәләр чыгарган.

Алар хәбәр итүенчә, атнасына 200 мең тапкыр такси чакырганнар. Ярты ел эчендә казанлылар әлеге оешма машиналарында 12 мең сәгатен үткәргән һәм алар белән 23 миллион километр узган. Бу 30 тапкыр Айга барып кайту белән бер. Такси чакыруның иң еш кабатлана торган урыннары: барлар, кафе-ресторан, театр, Ак Барс хоккей клубы спорт базасы, «Франт» һәм «Горки Парк» сәүдә үзәкләре икән. Ситимобилның башкарма директоры Виталий Бедарев әйтүенчә, Казан әлеге оешма өчен иң уңышлы урыннарның берсе.
Үзеннән-үзе уйга каласың, «Такси-Максим», «Убер», «Яндекс» кебек тагын да популяррак такси оешмалары ничә миллион километр йөрткән икән казанлыларны?
 
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Казан такси

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев