Логотип Идель
Яңалыклар

КАЗАН БЕЛӘН РОСТОВ-НА-ДОНУНЫ ЯҢА АВИАРЕЙС ТОТАШТЫРАЧАК

Хәзер самолетлар атнага дүрт тапкыр очачак. Сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәреннән тыш, рейслар дүшәмбе көннәрендә дә башкарыла.

  Хәзер самолетлар атнага дүрт тапкыр очачак. Сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәреннән тыш, рейслар дүшәмбе көннәрендә дә башкарыла. Бу хакта Казан аэропортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә Казаннан самолет 15.15 сәгатьтә кузгалачак, Ростов-на-Донуга килү 17.05 сәгатькә планлаштырылган. Ростов-на-Донудан рейс 12.40 сәгатьтә кузгалып, ТР башкаласына 14.40 сәгатьтә килеп җитәчәк.

Дүшәмбе көнне Казаннан самолет 16.00 сәгатьтә очачак, Ростов-на-Донуга 17.50 сәгатьтә төшәчәк, кире ТР башкаласына рейс 13.25 сәгатьтә кузгалып, Казан аэропортында 15.10 сәгатьтә төшәчәк.

Очышлар 100 урынга исәпләнгән уңайлы лайнерларда башкарылачак. Юл вакыты 1 сәгать 50 минут тәшкил итә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев