Логотип Идель
Яңалыклар

Казан билбау көрәше буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк

Ярышлар 27-нче октябрьдән 30-нчы октябрьгә кадәр «Ак Барс» көрәш сараенда узачак һәм 36 илдән катнашучыларны җыячак.

Казан билбау көрәше буенча XIX дөнья чемпионатын кабул итәчәк. Ярышлар 27-нче октябрьдән 30-нчы октябрьгә кадәр «Ак Барс» көрәш сараенда узачак һәм 36 илдән катнашучыларны җыячак.

Дөнья чемпионаты, гамәлдәге халыкара судьялык кагыйдәләре нигезендә, ирекле һәм классик стильләр буенча үткәрелә. Призлы урыннар ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында берничә авырлык категориясендә уйнатылачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте. Ир-атлар ирекле стиль белән билбау көрәшендә 57 кг, 62 кг, 68 кг, 75 кг, 82 кг, 90 кг, 100 кг һәм 100 кг, классик стиль белән – 57 кг, 62 кг, 68 кг, 75 кг, 82 кг, 90 кг, 100 кг һәм 100 кг нан артык авырлык категорияләрендә чыгыш ясаячак. Хатын-кызлар (ирекле стиль) 52 кг, 58 кг, 66 кг, 76 кг һәм 76 кг нан артык авырлык категорияләрендә көч сынашачак.

Чемпионат программасы белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X