-
«TATAR СҮЗЕ» БӘЙГЕСЕНЕҢ I ТУРЫ ТӘМАМЛАНДЫ! Жюри әгъзалары бәйгегә тәкъдим ителгән 4000 гә якын язманың 335ен II турга сайлап алдылар. II турга узган конкурсантларның язмалары жюри тарафыннан февраль башында каралачак.
-
ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИ ПРЕМИЯНЕҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ! 26 гыйнвар көнне Татар китабы йортында конкурс нәтиҗәләре буенча, Шәриф Камал исемендәге әдәби премиянең җиңүчеләре игълан ителде.
-
АЙДАР ФӘЙЗРАХМАНОВ ЯҢА ПРОГРАММА ТӘКЪДИМ ИТӘ Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармoниясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның «Олы юл әйтте..» циклыннан «Ышаныч» дип аталган яңа программа булачак!
-
«ИДЕЛ»ДӘН ӨР-ЯҢА ПРОЕКТ - «ТУФАН САМАВЫРЫ»! “Туфан самавыры” - “Идел” журналының өр яңа проекты. Инстаграм битләрендә һәр атна саен туры эфирда алып барылачак.
-
САК БУЛЫГЫЗ: Юлларда көчле бозлавык 27 гыйнвар Казанда 1 градустан 3 градуска кадәр салкын көтелә
-
Бу атна мөһим сөйләшү-аралашуларга һәм дулкынландыргыч, илһамландыргыч очрашуларга бай булыр - ЙОЛДЫЗНАМӘ Бу атна мөһим сөйләшү-аралашуларга һәм дулкынландыргыч, илһамландыргыч очрашуларга бай булыр. Эштә коллегаларыгызның күз уңыннан төшеп калган нечкәлекләргә игътибарлырак булыгыз. Бу сезгә карьера баскычыннан югарырак күтәрелү өчен әйбәт кенә этәргеч булыр.
-
ЭМИЛЬ ТАЛИПОВ: «Баламны әдәпсез кеше итеп үстерәсем килми» Бүген Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил премиясе лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Эмиль Талиповның туган көне! Аның белән әңгәмә "Идел" журналында басылып чыкты.
-
Алинә Заһитова инстаграмдагы сәхифәсен япты. Ни булды икән? Сәхифәңне ник яптың дип күпләр сорый. Соңгы вакытта миңа бик күпләр язылды. ди Алинә.
Казан буйлап пыяла кабул итү пунктлары ачалар
Казанның Мәскәү районында пыяла җыю пунктлары куячаклар. Әлге проктны «ЭкоПрогресс» җитәкләде.
Мәскәү районының төрле нокталарында урнаштырылган контейнерларга пыяла шешәләр, банклар һәм пыяла савыт-саба, шулай ук ватылган пыяла тапшырырга мөмкин булачак.
Ташларга ярамаган материаллар исемлеге дә билгеле: керамик савыт-саба һәм хрусталь, көзгеләр, компьютер һәм телевизор экраннары, теләсә нинди лампочкалар (шул исәптән Ильич лампочкалары), парфюмерия, косметика һәм дару савытлары.
Әлегә пыяла кабул итү пунктлары Декабристлар, 83, 87, 115, 117, 127; 2-мин Көньяк-Көнбатыш, 32 һәм 36; Волгоград, 2, 5, 18, 19; Восстание, 35 һәм 43; Ямашев, 15, 21, 27; Бондаренко, 9 һәм 19; Черноморская, 3 һәм 5; Ибраһимова, 63а, 65, 69, 83а; Чистай урамы 3 һәм 4 адреслары буенча эшләячәк. Шулай ук әлеге адреслар әлеге картада да теркәләчәк.
Пыяла китереп салган кешегә нинди булса да бонус каралуы турында хәбәрләр әлегә юк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз