Логотип Идель
Яңалыклар

«Казан» гаилә үзәге янында урам киносы фестивале узачак

Тамашачылар, соңгы елларда чыккан кыска метражлы фильмнарны карагач, фестивальдә җиңүчене сайлый алачаклар.

Киләсе ял көннәрендә «Казан» гаилә үзәге янында урам киносы фестивале узачак. Тамашачылар, соңгы елларда чыккан кыска метражлы фильмнарны карагач, фестивальдә җиңүчене сайлый алачаклар.

Шимбә көнне, 20 нче августта, конкурс программасының картиналары күрсәтеләчәк. Аңа Анатолий Кобловның «Нас всех убьет глобальное потепление», Александр Петровның «Ангел», Александр Кузовковның «Новая мама», Данил Ивановның «Холодно», Леонид Гардашның «Молодой», Сергей Филатовның «Как разжечь потухший огонь», Илдар Шәнгәрәевның «My VR», Иван Соснинның «Невесомость» һәм Анатолий Колиевның «Принципиальнно документально» фильмнары керде. Конкурста җиңүчене, фонарьлар ярдәмендә ошаган картина өчен тавыш биреп, тамашачылар билгеләячәк.

21 нче августта, якшәмбе көнне, казанлылар «Ата-аналар һәм балалар турында» конкурстан тыш альманах фильмнарын караячак. Тамашачылар Ксения Пчелинцеваның «Авако»сын, Антон Осиповның «Куда дует ветер»ын, Андрей Светловның «Друг»ын һәм Ольга Добромыслованың «Про маленькую Сашу» фильмын күрәчәк.

Кино күрсәтү 20:00 сәгатьтә башлана, керү ирекле. Үзегез белән плед алырга киңәш ителә

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев