Логотип Идель
Яңалыклар

Казан гимназиясе фаҗигасе: Илназ Галәвиев эше декабрьдә судка тапшырыла

Санкт-Петербургта ясалган экспертиза Илназ Галәвиевнең үз акылында булуын күрсәткән.

Санкт-Петербургта ясалган экспертиза Илназ Галәвиевнең үз акылында булуын күрсәткән.

Казанның 175 нче гимназиясендә атыш турында кузгатылган җинаять эшен декабрь аенда судка тапшырырга мөмкиннәр. Бу хакта “Ъ” Илназ Галәвиевнең адвокаты Владимир Богдан сүзләренә таянып яза.

Санкт-Петербургта үткәрелгән экспертиза нәтиҗәләре Галәвиевнең үз акылында булуын күрсәткәнлектән, ул җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин. Адвокат әйтүенчә, Галәвиев моңа кадәр үзе өчен ялланган адвокатлардан баш тарткан, шуңа күрә ана яңа адвокат билгеләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез: Галәвиевкә карата кешеләрне үтерү буенча җинаять эше кузгатылды. “Ъ” язганча, рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, Галәвиев соңгы атналарда – Казанның СИЗО-1 тикшерү изоляторында. Богдан, эш материаллары судка тапшырылгач, алар белән җентекләбрәк танышып булуына ышанычын белдергән.

Чыганак: Ватаным Татарстан

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев