Логотип Идель
Яңалыклар

“КАЗАН” КАРШЫНДА БУШЛАЙ КИНО КҮРСӘТӘ БАШЛЫЙЛАР

“Казан” гаилә үзәге каршында автокинотеатр эшли башлый. Айга ике тапкыр хәзерге заман һәм элеккеге рус фильмнарын күрсәтәчәкләр.

“Казан” гаилә үзәге каршында автокинотеатр эшли башлый. Айга ике тапкыр хәзерге заман һәм элеккеге рус фильмнарын күрсәтәчәкләр.

1 августтан теләгән һәркем машинасын парковкага куеп, фильмнар карый ала. Иртәгә "Аритмия" фильмы күрсәтеләчәк. Кино тавышсыз булачак, сүзләрне ишетер өчен радиодулкынга кушылырга кирәк. Фильм кичке тугызда башлана, ләкин оештыручылар бер сәгать алданрак килергә киңәш итә.

Кинотеатр 40 автомобильне сыйдыра. Алар арасы 1,5 метр булачак. Мәйданчыкта санитайзрелар һәм индивидуаль саклану чаралаыр таратачаклар. Керү бары җиңел машиналар өчен генә, велосипедчылар һәм мотоциклчылар өчен урыннар булмый.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев