Логотип Идель
Яңалыклар

Казан ханлыгы турындагы китап Германиядә кабат нәшер ителде

Михаил Худяковның “Казан ханлыгы тарихы буенча очерклар” әсәре Германиядә басылды. Әлеге китап Алманиядә төрек телендә дөнья күрде, Амазон сайты аша таратыла.

Михаил Худяковның “Казан ханлыгы тарихы буенча очерклар” әсәре Германиядә басылды. Әлеге китап Алманиядә төрек телендә дөнья күрде, Амазон сайты аша таратыла.


Татарлар тарихын өйрәнгән беренче рус галименең әлеге хезмәтен Төркиядә яшәүче милләттәшебез, әдәбият галиме, тәрҗемәче Роза Корбан һәм аның ире тарих фәннәре докторы, доцент Иклил Корбан русчадан төрекчәгә тәрҗемә итте. Исегезгә төшереп узабыз, 2008 елда әлеге китап Германиянең Эпубли нәшриятында да дөнья күргән иде инде. 


Роза ханым Корбан хәбәр иткәнчә, “Казан ханлыгы тарихы буенча очерклар” китабы Европада торучы төрекләр өчен махсус басылды, Анда Казан татарлары белән кызыксыналар. “Китапны күп еллардан бирле Германиядә яшәүче Мәмәт Айдемир сорап алып бастырды. Басманың редакторы, тикшерүчесе дә ул. Мәмәт Айдемирнен үзенең дә китаплары бар.


Күптән түгел генә аның “Атилла, хунннар, аварлар” дигән китабы чыкты. Аннан башка “Алманиядагы төрекләр һәм мин”, “Көнчыгыш төркестан сәяхәтем”, “Төрки дөньяда 10 000 км. Юлчылык” кебек китаплары кызыксыну уята. Айдемирнең барлыгы 13 китабы бар, ул төрки дөнья белән кызыксынып яши”, - дип хәбәр итә Төркиядән Роза Корбан.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев