-
ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
-
"ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР" БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ Жюри музыка өлкәсендәге белгечләрдән торачак. Бәйгенең фестивалендә кайбер үзешчән авторларның җырларын танылган артистлар башкаруы да ихтимал.
-
ЯЗУЧЫ РӘФИКЪ ЮНЫС ВАФАТ Язучы, журналист Рәфикъ Юныс улы Юнысов бүген 78 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хакта аның соңгы эш урыны “Казан утлары” журналыннан хәбәр иттеләр.
-
ТАТАРСТАНДА БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛӘ Республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының системасы формалашкан.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
КАЗАН - "ХЕЗМӘТ БАТЫРЛЫГЫ ШӘҺӘРЕ"
Россиянең 20 шәһәренә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем биреләчәк. Кремль сайтында Россия Президенты Владимир Путинның шул хактагы указы дөнья күргән.
Документта билгеләп үтелгәнчә, әлеге мактаулы исем «шәһәр халкының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә сизелерлек өлеш керткәне, сәнәгать предприятиеләрендә хәрби һәм гражданнар продукциясе җитештерүне өзлексез тәэмин иткәне, хезмәттә батырлык һәм фидакярлек үрнәге күрсәткәне өчен» бирелә.
Казаннан тыш, Боровичи, Екатеринбург, Иваново, Ижевск, Иркутск, Магнитогорск, Түбән Новгород, Түбән Тагил, Новосибирск, Новокузнецк, Омск, Пермь, Самара, Саратов, Томск, Ульяновск, Уфа, Чиләбе һәм Ярославль дә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемгә лаек булачак.
Татарстан башкаласына мактаулы исем бирелү уңаеннан бүген кичке тугызда «Казан» гаилә үзәге янында бәйрәм салюты көтелә. Вакыты буенча бу салют биш минут барыр дип көтелә. Иң уңайлы карау урыннары - "Казан" гаилә үзәге яки Кремль яр буе.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз