-
Блогер Рөстәм Нәбиев уңайсыз хәлдә калган Аны Америкада очар алдыннан кәрәзле телефоннан хатыны белән сөйләшкән өчен самолеттан төшереп калдырганнар.
-
ПОПУЛЯР БЛОГЕР ИЛҮЗӘДӘН КИШ-МИШ САЛАТЫ. Рецепт. Популяр блогер Илүзә Ильдарскаядан тәмле салат рецепты!
-
ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ ҺАВА ШАРТЛАРЫНЫҢ БОЗЫЛУЫ КӨТЕЛӘ Татарстанда аномаль салкыннар көтелә.
-
МАШИНА ЙӨРТҮ ТАНЫКЛЫГЫН QR-КОДКА АЛЫШТЫРАЛАР? Россиянең берничә төбәгендә машина йөртү таныклыгын алыштыру буенча эксперимент уздырачаклар.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
Казан Кирмәне хәтта Мәскәү Кремлен дә уздырган!
2018 елда Русия музейлары һәм күргәзмә проектлары арасында иң популярларының исемлеге басылды. Аны, Русия Мәдәният министрлыгы статистикасына таянып, дөньякүләм билгеле The Art Newspaper Russia басмасы игълан итте.
Әлеге исемлектә Татарстанның өч музей комплексы рейтинг таблицасының өске юлларында күренә:
“Төбәкләрдәге тарихи-туган якны өйрәнү музейлары арасында халык иң күп йөри торганнары. Топ-10” номинациясендә ТР Милли музее беренче урында: 2018 елда аны, рейтингтан күренгәнчә, 652200 кеше караган!
|
Национальный музей Республики Татарстан |
652 200 |
Казань |
“Казан Кирмәне тарихи-мәдәни тыюлыгы” комплексы исә федераль күләмдәге “Халык иң күп йөри торган парк комплекслары, ландшафт һәм тарихи-архитектура музейлары, кремльләр. Топ-25” номинациясенең дүртенче юлында. Әлеге номинация буенча рейтинг 2017 елда да төзелгән булган - Казан Кирмәне үзенең элекке позициясен саклап кала алган, ләкин тамашачылар санын шактый үстерә алган: 2774100 (2017) һәм 2928600 (2018) кеше. Беренче бишлеккә кергән Казан Кирмәне турында рейтинг төзүчеләр: “Казан Русиянең өченче мәдәни башкаласы исеменә дәгъва кыла” дип саный. Сәбәбе билгеле: рейтингның беренче-өченче юлларын “Петергоф”, “Царское село”, “Исаакиевский собор” (Санкт-Петербург) комплекслары били. Тамашачылар саны буенча Казан Кирмәне исә хәтта Мәскәү Кремлен дә уздырган (2868600 кеше)!
|
Государственный музей-заповедник «Казанский Кремль» |
2 928 600 (2 774 100) |
Казань |
Шушы ук номинациядә топ-25 тә Татарстанның тагын бер музей комплексын күрәбез: Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгын 2018 елда 774600 кеше караган. Ул рейтингның 14 юлында.
14 (-) |
Елабужский государственный историко-архитектурный и художественный музей-заповедник (включая Дом-музей И.И.Шишкина, Литературный музей и Дом памяти М.И.Цветаевой и др.) |
774 600 (н/д) |
Елабуга |
Рейтинглар белән тулырак итеп монда танышырга була.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз