-
Россиядә беренче тапкыр «Иң яхшы туган тел укытучысы» бәйгесе узачак Конкурс төбәк һәм федераль (йомгаклау) этапларда уздырылачак. Йомгаклау этабы Ставрополь краенда үткәреләчәк. Йомгаклау этабында катнашу өчен Россия Федерациясенең һәр субъектыннан бу елның региональ этабында җиңүче булган бер конкурсант җибәрелә.
-
Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне бетергән Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне алган. Битлек кию, төнге сәгатьләрдә кафе-рестораннарның эшләвен тыю кебек әйберләр узганда кала, дигән сүз.
-
Россиядә ату коралы сатып алу яшен арттырдылар 29 нчы июньнән Россиядә «Корал турында»гы федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер илдә яшәүчеләр утлы корал сатып алу хокукын бары тик 21 яшь тулгач кына ала алачак.
-
Кремль яр буенда туңдырма фестивале башлана Салкын десертларны бөтен ил, шул исәптән Татарстан, җитештерүчеләре тәкъдим итәчәк.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Казан Кремле диварында уникаль утлы тамаша (ВИДЕО)
Казан Кремле диварында уникаль утлы шоуны оештырыла. Эффектлы иллюминация Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган.
Казанда утлы шоуны 20-21 майда кичке сәгать 8дән төнге сәгать 1гә кадәр күрергә мөмкин. Шулай ук бүген һәм иртәгә тамаша Болгарда Ак мәчет диварында булачак.
21 майда Болгарда «Изге Болгар җыены» дип аталган үзенчәлекле бәйрәм узачак, мәдәни-агарту программасы оештырылачак. Анда концерт, Җәмигъ мәчете каршындагы мәйданда өйлә намазы, халык сәнгать һөнәрләре осталарының эшләнмәләре күргәзмәсе-сәүдә, билбау көрәше буенча турнир, мастер-класслар һ. б. тәкъдим ителәчәк.
Тамаша нигезендә - татар халкына хас традицион исламның символлары һәм төп принциплары. Тамаша үз эченә ислам дөньяны алып бара торган яктылык идеясен гәүдәләндерергә тиеш. Тамашачылар Ибн-Фадланның тарихи әсәрләрен, традицион татар шамаилләрен, ярымайны һәм изге китапка сылтамаларны карый ала.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз