-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Үзәк банк акча күчерүне ике көнгә тоткарларга тәкъдим иткән Акчаны мошенниклардан саклау өчен шундый чараның отышлы буласы күздә тотыла.
-
САМАРАДА ТУКАЙ ТОРМЫШЫ ҺӘМ ИҖАТЫ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШТЕЛӘР Самара өлкәсенең Халыклар дуслыгы йортында өч томлы «Габдулла Тукай: тормыш һәм иҗат (Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты хроникасына материаллар)» басмасын тәкъдим итү булды.
-
Казан марафонының хәйрия йөгерешендә 920 мең сум акча җыелды Казан Мэриясе миллион сумлык матур сан булсын өчен тагын 80 мең сум акча җибәрәчәк, әлеге акчалар дәвалауга мохтаҗ балаларга ярдәмгә тотылачак
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Үзебез сайлыйбыз! Татарстанда 2023 елда төзекләндерелә торган паркларны сайлау өчен тавыш бирү башланды. 14 яшьтән өлкәнрәк һәр битараф булмаган кеше 30 майга кадәр үз фикерен белдерә ала.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Чәйни торган тәмәке эпидемиясе
Бүген 21 ноябрь халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне. Күпләр Рәсәйдә үсмерләр һәм мәктәп укучылары арасында булган эпедемия турында белми дә. Татарстан мәктәпләрендә ата-аналар һәм укытучылар чәйни торган тәмәкегә каршы көрәшә. Аны снюс дип атыйлар, һәм бүгенге көндә аны легаль рәвештә мәктәп баласы да сатып ала ала. Наркотикның контрольсез сатылуы Казан Кремлен дә борчый. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.
Снюс тәмәкедән ясалган дип исәпләнсә дә, аның составында тәмәке юк. Снюс – синтетик никотин сеңдерелгән пластиналар. Әмма тәмәкегә караганда снюсларда ул 10 тапкырга күбрәк.
«Кызганыч ки, чәйни торган тәмәке тыелган матдәләр исемлегенә кертелмәгән. Ул ирекле рәвештә сатыла, снюсны саткан һәм тараткан өчен җәза бирү каралмаган», - диде Галимова.
«Спайсларга бәйле тарихны хәтерлисезме? Башта ул ирекле рәвештә сатыла иде, соңыннан закон чыгаручылар аны тыелган препаратлар исемлегенә кертте», - дип искәртте Казан Кремленең рәсми вәкиле.
Препаратны тыелган матдәләр исемлегенә керткәндә, аның составы күрсәтелә. Әмма составын үзгәрткән очракта, аны тагын ирекле рәвештә сатарга мөмкиннәр, җитештерүчеләр кайчагында моннан файдалана да, дип өстәде Галимова.
Чыганак: tatar-inform
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз