Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга

    Казан Кремлендә Питрәч керамикасын тәкъдим итәчәкләр

    7 нче октябрьдә Татар халкының һәм Татарстанның дәүләтчелеге тарихы музеенда «Биш стихия» дигән тарихи һәм заманча керамика күргәзмәсе ачыла. Экспозициянең төп өлешен ТР Рәссамнар берлеге һәм һөнәрчелек палатасы әгъзасы, халык-сәнгать һөнәрчелеге остасы Наталья Пилюгинаның эшләре – ваза, тоткалы чүлмәк, чәй һәм сөт җыелмалары, чынаяклар, касәләр, тәлинкәләр һәм чүлмәкләр алачак.

    Шулай ук күргәзмәдә Питрәч районындагы Туган якны өйрәнү музее һәм ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее фондларыннан эшләр тәкъдим ителәчәк. Экспозиция балчыкка беренче тапкыр төшерелгән татар орнаменты ярдәмендә танылган Питрәч керамикасының тарихын һәм яңарышын чагылдыра.

    Реклама

    Татарстан чүлмәкчеләрен XX гасыр башындагы Питрәч сәнгать-һөнәрчелек остаханәсе таныта. Бүгенге көндә Питрәч керамикасы сәнгатен торгызучы Н.Пилюгина да аларның эшләре белән илһамлана.

    Күргәзмәгә 2023 елның 22 нче гыйнварына кадәр барырга мөмкин, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Арктикага чакыру
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!