Яңалык/Эксклюзив
-
Казанда карны социаль челтәр аша чистарталар? Шәһәр халкыннан 50 гариза килгән.
-
WhatsApp мессенджерында үзгәрешләр! Facebook корпорациясенең WhatsApp мессенджеры 15 майдан кулланучыларның бер өлеше өчен функцияләрне чикли башлаячак.
-
АТНА ЭЧЕНДӘ ИКЕ ЮГАЛТУ 23 февральнең суык көнендә Казанның фәнни җәмәгатьчелеге, татар зыялылары күренекле галим, филология фәннәре докторы, профессор Фатих Урманчеевны соңгы юлга озатты.
-
«Блогер.Татар» һөнәри блогерлар бәйгесенең җиңүчеләрен белдек! Ә бүген 21 февральдә – Халыкара Туган тел көнендә җиңүчеләрне игълан итәбез.
-
ТАГЫН ЯЛ ИТӘЧӘКБЕЗ! Ял итеп армаган идегезме әле? Безне тагын ял көннәре көтә.
-
Балык бистәсендәге һәлакәт: "Фәридә апай да, Рафик җизни дә дөнья бәһасе кешеләр иде. Урыннары җәннәттә булсын...." Татарстанда тагын бер зур фаҗига.
-
Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде Юлларда бозлавык булырга мөмкин
-
Өч игезәк бала табарга җыенган 40 яшьлек ханым вафат... Йөклелекнең уникенче атнасында проблемалар килеп чыккан.
Черек күлдә - төлке
Авылларда төлкеләрнең күренгәләве гадәти хәлгә әйләнде инде. Ләкин шәһәр уртасында әлеге кыргый хайваннар алай күренми иделәр әле.
Кичә төнлә Черек күл паркында казанлылар төлке очрата. Аны хәтта видеога төшерергә дә өлгерәләр. Видео Вконтакте төркеменә урнаштырыла. Автор: “Казан уртасында көтелмәгән очрашу. Черек күл паркына һава суларга чыккан идек, ә монда төлке йөгереп йөри”, - дип яза. Җанвар бик югалып калгандай тоела, чыгу юлын эзләп коймага бәргәләнә.
Әлеге язма астындагы шәрехләр буенча урманда яшәүче хайваннарның Казан уртасында беренче генә очрамавын белеп була. Ләкин гадәттә көтелмәгән кунак – кыргый куян булган, төлкене исә беренче генә күрүләре икән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз